Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
16 апрель 2021, 10:55

Милли костюмнар көне уңаеннан

Иске Казанчы мәдәният йортында клуб хезмәткәре Вәсилә Хәбибрахманова оештырып үткәргән “Бавырсак бәйрәме”ндә бик матур итеп милли костюмнарда чыгыш ясадылар. Катнашучылар үзләре теккән күркәм, чагу милли киемнәрдән килгән иде.

Күзнең явын алырлык костюмнар һәр халыкның бизәге һәм горурлыгы булып тора. Милли костюм халыкның мәдәниятен тасвирлый, яшәешен чагылдыра, костюм ярдәмендә теге яки бу халыкны, аның көнкүрешен танып була. Гасырлар буе сыналган тегү алымнары, берсеннән-берсе чагу тукымалар, чигү һәм бизәү байлыгы, кабатланмас кул эшләре — болар халык иҗатының сүнмәс һәм югалмас бизәге. Халкыбызның милли ризыгы бавырсак бәйрәм күрке булды. Нинди генә рецептлар белән бүлешмәде ул көнне осталар. Бигрәк матур итеп өелгән “Чәк-чәк”ләргә карап, халкыбызның никадәр уңган, тырыш, аш-суга оста икәнлегенә, аның борыннан килгән ризык төрләренә сокланмау мөмкин түгел. Чарада башкарылган удмурт, татар, рус, башкорт телендәге җырлар, биюләр бәйрәмгә чиксез күркәмлек өстәде. Мондый бәйрәм халык йолаларын, традицияләрен, тарих һәм мәдәниятен сакларга ярдәм итә. Киләчәктә дә шундый чаралар үтеп торсын һәм уңышлар гына юлдаш булсын, дип телибез.
Читайте нас: