Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
25 март 2021, 16:55

Югары бүләккә лаек булды

Югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чит җирләрдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, дип юкка гына әйтмиләр. Үз бәхетен читтән эзләми, туган җирендә халыкка хезмәт иткән кешеләр үзләрен күпкә бәхетлерәк тоя. Шундый туган җиренең гүзәл баласы — Фәнилә Шәмсетдинова турында сүзем.
Фәнилә Хәлим кызы илебезгә күп кенә күренекле шәхесләр биргән хозур табигатьле Билгеш авылында туып-үсә. Туган авылында, аннары Кашка мәктәбендә белем алгач, Свердловск шәһәрендә кассир-контролер белгечлеге үзләштерә. Әмма гомерлек эшен туган авылы китапханәсендә таба. Бәләкәйдән китап укырга яраткан кыз ерак 1986 елда ук Ралия Галиәскаровадан авыл китапханәсен кабул итеп ала һәм җиң сызганып эшкә тотына. Китапханәче эше беернче карамакка гына ялкыткыч, китап биреп һәм кирегә китереп тапшырганнарын көтеп утырган кебек тоела. Биредә эшен күңел салып, яратып башкарган кешегә иҗат даирәсе искиткеч киң. Фәнилә Хәлим кызы нәкъ шундый кеше буларак, укучылар, авыл яшьләре, өлкән буын вәкилләре белән дә актив эш алып бара. Һәрчак белемен камилләштерү өстендә эшли, читтән торып Уфа китапханә техникумын тәмамлый. Мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә эш итәләр. Һәр бәйрәмгә, истәлекле даталарга бай эчтәлекле мәдәни чаралар, төрле фәһемле очрашулар, тематик әңгәмәләр оештыруда һәрчак башлап йөрүчеләрнең берсе була. Тормыш иптәше Фидаил Лотфулла улы клуб мөдире вазифасын башкару сәбәпле, гаилә тормышы һәм эшләре бербөтенгә, яшәү рәвешенә әйләнә. Икесе дә сәнгатькә гашыйк, иҗат кешеләре булгач, авылның мәдәни тормышын чагу, бай, матур итү өчен бар көчләрен салалар. Һәр бәйрәмгә концертлар, спектакльләр, күңелле тамашалар, конкурслар, викториналар дисеңме, авылдашларының алтын туйлары, шәҗәрә бәйрәмнәре, сабантуйлар булсынмы, барысы да югары дәрәҗәдә үтә. Ә алар шулай үтсен өчен күпме көч, тырышлык, сабырлык, кешеләр белән эшләү осталыгы таләп ителә?! 35 ел бер урында эшләү ялкытмыймы, авыр түгелме, дип кызыксынам.
— Һич кенә дә юк, чөнки бер көн икенчесенә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле бит. Элек күп вакыт картотека тутыру, күргәзмә материаллар, плакатлар, стендларны кулдан эшләүгә китә иде. Хәзер компьютер булгач, эш күпкә җиңеләйде. Авылыбыз зур булмаса да, вакыйгаларга бай тормыш белән яшибез, мәсәлән, күптән түгел укучылар белән наркотикларга каршы көрәш темасына әңгәмә, Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Хәзер кошлар көненә әзерләнәбез, аннары сәламәтлек көне җитә. Менә шулай кайнап яшәгәч, ялкырга вакыт юк, — дип җаваплады Фәнилә Хәлим кызы.
Тырыш китапханәче китап укырга яратучы өлкән кешеләргә теләгән китапларын өйләренә илтеп бирә икән, мисал өчен, Фәнизә Хәлилова бу хезмәттән теләп файдалана.
Моңардан тыш, Фәнилә Шәмсетдинова озак еллар сайлау комиссиясе рәисе вазифасын уңышлы башкара. Участок сайлау комиссия составы үзгәреп торса да, рәисе алыштыргысыз кала, бу аның эшен һәрчак бернинди шикаятьсез, җиренә җиткереп, төгәл башкаруын дәлилли. Шушы уңайдан территориаль сайлау комиссиясе күрсәтүе буенча югары бүләккә лаек булуы һәм аның һөнәри бәйрәменә дә туры килүе икеләтә куаныч.
Шәмсетдиновлар өч улга гомер һәм күркәм тәрбия биреп үстергән, лаеклы белем алырга ярдәм иткән. Өлкән уллары Фиданис — нефть-техник университетын, икенчесе Алмаз — Гадәттән тыш хәлләр университетын, кечесе Илназ медицина колледжын тәмамлаган. Икесе өйләнгән, дәү әни-дәү әти шатлыгына өч онык үсеп килә. Фидаил Лотфулла улы һәм Фәнилә Хәлим кызы балалары-оныклары уңышына сөенеп, зур хуҗалык тотып, башкаларга үрнәк булырлык матур гомер кичерә.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: