Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
17 март 2021, 10:15

Уфада татарча кинофильмнар күрсәтелә

Озакламый Уфаның "Родина" кинотеатрында татарча кинофильмнар күрсәтеләчәк.

"Мулла", "Әпипә", "Сөмбел" кинофильмнары:
25, 26 мартта — 18:30 сәгатьттә;
27 мартта — 15:30 сәгатьтә булачак.
"Мулла" кинофильмының режиссеры: Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров

Төп герой Әсфәндияр Самат исемле танышыннан мәчет төзелгән авылда мулла булырга дигән тәкъдим ала. Яшь мулланың авылга килүе хәзерге татар авылының тирән проблемаларын ача. Әсфәндияргә бу хәлне чын иман һәм үз холкының ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк.

"Əпипә" - хатын-кызлар музыка ансамбленең республика буенча гастрольләре турында комедия.
Гастроль көтелмәгән борылышлар һәм вакыйгалар белән үрелеп бара.
Фильмда, нигездә, профессиональ булмаган актерлар – татар эстрадасы җырчылары Фирдус Тямаев, Элвин Грэй, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина.
Төп рольләрне Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева уйный.

"Сөмбел" кинофильмының режиссерлары - Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев. Фильм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән.

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: