Бу чарада барлыгы 89 үзешчән сәнгать осталары катнашты. Конкурста шулай ук сигез вокаль, өч гаилә ансамбле, 19 сольный башкаручы чыгыш ясады. Катнашучыларны шушы составтагы жюри әгъзалары тикшерде:
Наталья Михайловна Кондакова – Республика халык иҗаты үзәгенең вокаль- хор жанры буенча әйдәүче белгече;
Элита Саидовна Җиһангирова – Республика халык иҗаты үзәгенең уен кораллары жанры буенча әйдәүче белгече;
Марина Павловна Накарякова – Аскын балалар иҗаты мәктәбенең эстрада вокал дәресләре буенча укытучы.
Чишмә-Үрәкәйдән бу чарада Фәнилә Сафина, Зилә һәм Фәнзәви Әсләмовлар катнашты. Фәнилә Кавый кызы сольный башкаручы, ә Зилә һәм Фәнзәви Әсләмовлар гаилә ансамбле буларак чыгыш ясады.
Сөмбел Әсләмова.