Бүген Үрмияз авыл мәдәният йортында авыл биләмәләре арасында “Җырлаучы авыл” вокаль иҗаты республика конкурсының икенче этабы үтә. Беренче этабы Аскын районының 15 авыл биләмәсендә үтте. Анда ялгыз җырлаучылар һәм ансамбльләр составында 350 кеше катнашты. Беренче этапта җиңү яулаганнар бүген үз җырларын тамашачылар хөкеменә тәкъдим итә. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяли.