Гаилә — бу һәркемгә таныш сүз, аңардан җылылык, тынычлык һәм берни белән дә чагыштырып булмаган ата йорты исе бөрки.
“Батыр” физкультура-савыктыру комплексы базасында яшь гаилә парлары арасында конкурс үтте. Чараны район хакимиятенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге һәм “Бердәм Русиянең Яшь Гвардиясе” Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Аскын бүлекчәсе оештырды.
Конкурс гаилә кыйммәтләрен ныгыту, күркәм гореф-гадәтләрне, үзара татулык, хөрмәтләүне популярлаштыру, ата-аналарга ярдәм итү һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бәйгедә катнашучы гаиләләрне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин сәламләде.
— Яшь гаиләләрне курчаларга, ярдәм итәргә, гаилә кыйммәтләрен ныгытырга кирәк. Ир белән хатын арасында мәхәббәт, татулык, аңлау һәм хөрмәт итү бар икән, мондый гаилә нык һәм сәламәт була, — диде ул.
Бәйрәмчә киенгән, үзләренә булган игътибардан азрак каушап калган гаиләләр иң тәүдә үзләре белән таныштырды, “Без гаилә, димәк...” визит карточкасын тәкъдим итте. Конкурсның икенче этабында гаиләләр станцияләр буйлап сәяхәткә чыкты. Аларны дартс буенча ярыш, фотосессия, шарлардан гаилә символы — ромашка чәчәген эшләү һәм торт бизәү буенча осталык дәресләрен күрсәтү көтә иде. Моңардан тыш, конкурсантлар экологик кросвордлар чиште, шулай ук аларның әкиятләр белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Баланың теле ачылганда сөйләшүен иң яхшысы әти-әнисе аңлавы беркемгә дә сер түгел. “Сабый теле белән” конкурсы моны ачык дәлилләде. Гаиләләр барлык сынауларда да бердәмлек, татулык, бер-берсен күз карашыннан аңлашу, төрле хәлләрдән чыгу юлын эзләүдә осталык һәм иҗади караш күрсәтте.
Конкурслар Рушания Шәрәфетдинова җитәкчелегендә “Күкчәчкә” балалар бакчасының һәвәскәр артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Балаларның чыгышлары барысының да күңеленә хуш килде, күтәренке кәеф өстәде.
— Жюрига иң-иңне сайлап алу беркайчан да бу кадәр авыр булмагандыр, чөнки бөтен гаилә дә үзенчә матур, сәләтле. Бүген җиңү яулаган яшь гаилә республика конкурсында район намусын яклаячак, — дип конкурска йомгак ясады жюри рәисе, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Земфира Суфиярова. — Гран-прины — кызлары Әмира һәм уллары Тимур белән Эльза һәм Дамир Минһаҗетдиновлар, беренче урынны — балалары Сильвия, Диана, Самир белән Рәмилә һәм Данил Вәлинуровлар, икенче урынны уллары Самир һәм Назар белән Лилия һәм Эльмир Шәрифгалиевлар яулады, ә өченче урынны балалары Айзилә, Кадим, Кадир белән Инзилә һәм Вадим Галиевлар һәм уллары Тәбрис һәм кызлары Гөлсем белән Илзидә һәм Альберт Шәймуллиннар гаиләләре бүлеште.
Конкурста катнашучылар гаилә тик ике арадагы мәхәббәт нигезендә корылырга тиеш һәм бер-береңне хөрмәт итеп, барлык мәсьәләләрне киңәшләшеп, мотлак балаларның да фикерен белеп хәл итәргә кирәк икәнлеген раслады. Барлык гаиләләргә дә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурс барышында күрсәткән мәхәббәт, бәхет, уңыш бу гаиләләрне беркайчан да ташламасын иде.
Юлия Садрыева, “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Аскын бүлекчәсе җитәкчесе.