Ышаныч
+17 °С
Облачно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Тырыш һәм уңганнар

Бүген авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә.

Бүген авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Аларның тормышы, һәр көне җиргә, туган төбәгенә хезмәт итүдән, мал-туар асрау, гаилә һәм балаларны караудан

гыйбарәт.

Авыл хатыннары чыдам, түзем һәм тырыш. Бүген, Аллаһыга шөкер, авылда яшәүчеләрнең дә тормышы шәһәрнекеннән ким түгел: зур, иркен, якты, газ белән җылытылган йортларда яшибез, тормышыбыз мул, табыныбыз тулы.

Юмарт көз көнендә үткән атнада Иске Казанчы авылының Мәдәният йорты методисты Вәсилә Әниф кызы зур чара уздырды. Бирегә авыл уңганнары, барлык актив катнашучы апалар, ханымнар чакырылган иде. Кичә Дилә Булгакованың шигыре белән башланып китте:

Сабыр да ул, акыллы да,

Намуслы ул безнең авыл.

Уңган да ул, юмарт та ул,

Кунакчыл ул безнең авыл.

Догалы ул, бисмиллалы,

Фатихалы безнең авыл.

Ата-бабам йолаларын

Саклап калган безнең авыл.

Котлау сүзләре белән Рима Шамил кызы чыгыш ясады.

Дилә Әхмәтова, Сания Яхина, Әлфирә Хәбибрахманова, Физәлия Гаязетдинова, Әлфия Шакирова, Резеда Дилмиева, Светлана Вәлиева, Светлана Рәхмәтова, Гүзәлия Шәйхуллина, Эльвира Зиннәтова, Винария Галиеваның бакчаларында чәчкәләрнең һәм яшелчәләрнең нинди төрләре генә үсми, санап та бетерерлек түгел. Алар үз ихаталарында чәчкәләр патшалыгы булдыра. Берсеннән-берсе күркәм, чагуырак гөлләмәләр иртә яздан кара көзгә кадәр күзнең явын алырдай төсләре белән хуҗаларны сөендереп, тирә-якка ямь биреп утыра. Матурлыкны яраткан, уңган гаиләләрдән кот һәм нур бөркелә. Тырыш гаиләләрне атап үткәндә, экраннан аларның фотоларын да карап барырга мөмкин булды. Бәйрәм кичәсе җыр-моң, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Аскыннан Ризида Галимованың җырларын халык яратып кабул итте. Биюче Чулпан Биккина төрле милләт биюләрен халыкка тәкъдим итте.

Чара ахырында барлык катнашучыларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Әйе, киң күңелле, кунакчыл, җырга-моңга гашыйк, бай табигатьле Иске Казанчы авылы халкы эшли дә, ял итә дә белә. Барысы да шушы күркәм чараны оештырып үткәрүче Вәсилә Хәбибрахмановага, шулай ук бар эштә актив булган, ярдәмләшеп йөрүче Миңсылу Исламовага рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хатын-кызлар советы тырышлыгы белән мондый чараларның киләчәктә дә үткәрелеп торачагы, алдагы кичәне Күбияз авылында уздыру планы билгеләнде.

Гөлүзә Закирова.

Күбияз авылы.
Читайте нас