Ышаныч
+14 °С
Облачно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Тормышта зиннәтләргә өмет итми

Ул балачакта табиб булу хыялы белән яна.

Ул балачакта табиб булу хыялы белән яна. Мәктәптә “4” һәм “5”гә генә укый, сигезенче сыйныфтан соң Уфа шәһәренең беренче медицина училищесына укырга керә. Әмма ахирәте белән булган бәхетсез очрак язмышында хәлиткеч борылыш ясый — ул каннан шулкадәр курка һәм укырга бармый, Илеш районы Андреевка урта мәктәбен тәмамларга була...
Аның белән якыннанрак танышыйк — сүз күптән түгел күркәм юбилеен билгеләгән гүзәл ханым, “Район клуб-китапханә системасы” муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директорының китапханә хезмәте буенча урынбасары Фәридә Дәүләтшина турында бара.
Килгән һәм калган
Аскын районына Фәридә Тәлгать кызы 38 ел элек Бөре педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлагач та, юллама буенча өч елга эшкә килә. Ләкин язмыш кушуы буенча аңа биредә торып калырга туры килә.
— Институтны 1979 елда тәмамладым. Шул чакта республиканың төньяк районнарын укытучы кадрлар белән ныгыту буенча педдесант оештыра башладылар, — дип сөйли Фәридә Тәлгать кызы. — Мине безнең уку йортыннан беренчеләрдән булып Аскын районы Арбаш авылына җибәрделәр. Ул елны мәктәпкә биш яшь белгеч килдек. Немец теле буенча китаплар юк иде, үзем Уфадан барып сатып алдым. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, әмма яшьлек дәрте ташып торгач, барлык кыенлыкларны көлеп-шаярып җиңә идек.
Аны һәм Стәрлетамак педагогия институтыннан килгән ике кызны бер йортка урнаштыралар. Үзләре мич ягып, ашарга әзерләп яшиләр. Әйткәндәй, аларны азык-төлек алырга Щучье-Озерога “Сельхозтехника” водителе, оста баянчы Арбаш егете Ралит йөртә, ул ике елдан Фәридә Тәлгать кызының тормыш юлдашы була.
Яшь белгечләр килгәч тә, Арбаш мәктәбендә тормыш кайный башлый. Беренче булып алар әлегә кадәр исәпкә дә алынмаган Укытучылар көнен әзерләп үткәрәләр. Арытаба мәктәптә һәм клубта оештырылган һәр чараның уртасында булалар.Үзләрен Арбаш авылында гына түгел, район дәрәҗәсендә танытып өлгерәләр. Шуңа күрә актив карашлы, оста оештыручы, өметле немец теле укытучысын бер елдан район үзәгенә эшкә чакыру беркемне дә гаҗәпләндерми.
— Ни өчен мине — читтән килгән кешене район комсомол комитетының икенче секретаре вазифасына чакырганнар? Мөгаен, арада иң тынгысыз булган, үземне башкалардан ныграк күрсәткәнем өчендер, — дип елмая ул бүген. — Менә шулай, өч елга гына дип килгән идем...
Кискен борылыш
90нчы елларда җаваплы вазифада — район партия комитетының оештыру бүлеге мөдире урынбасары-партия исәбе секторы мөдире булып эшләгәндә була бу хәл. Район партия комитеты бетерелгәч, ул эшсезләр исәбендә кала.
— Өч ай эшсез утырырга туры килде, — дип сөйли ул. — Мине юнәлткән Аскын 1нче мәктәбендә эш булмады. Район мәгариф бүлегендә 20шәр еллык хезмәт стажы булган укытучылар эшен тикшерү буенча инспектор таләп ителсә дә, алмадылар. Ничәмә еллар инде мәктәптә эшләмәгәч, булдыра алмассың, диделәр. Исемдә әле, әй шул чакта кыен булган иде, белемем дә, ничә еллык хезмәт юлым да юкка гына булган кебек тоелды...
“Сельхозхимия” оешмасына кадрлар буенча инспектор итеп чакыргач, озак кына икеләнә, әмма эшсез утырырга күнекмәгән ханым ризалаша. Нәтиҗәдә, биредә дә өйрәнеп, эшнең асылына төшенә һәм хәтта ошый башлый. Аны оешманың профком рәисе итеп сайлыйлар. Барысы да яхшы дигәндә, язмыш янә үзгәреш әзерләгән була.
“Ирекле-мәҗбүри”
Бүген Фәридә Тәлгать кызы үткән гомеренә байкау ясап, беркайчан да эшендә күтәрүләрен, яки хезмәт хакын арттыруларын сорап йөрмәгәнлеген, ә һәрчак булганы белән канәгатьләнгәнен билгели. Районда яңа оештырылучы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәген җитәкләү тәкъдимен шундук булмаса да, кабул итә.
— “Сельхозхимия”дән китәсем килмәде, чөнки анда өйрәнгән идем. Ләкин мине “ирекле-мәҗбүри” дигәндәй күндерделәр, — дип искә ала. — Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге эшен, кем әйтмешли, тигез урында төзедек. Биш кешедән торган команда оештырдым, яңа УАЗик һәм компьютерлар алдык. Бүлекнең эшен акрынлап җайга салдык. Бигрәк тә авыр вакытлар колхоз-совхозлар таркалган 96-98 елларга, шул ук чакта Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан күпләп мигрантлар килгән чорга туры килде. Беренче ике илдә хәрби хәрәкәтләр булу сәбәпле, бернәрсәсез килсәләр, өченчесеннән бөтен хуҗалыклары, хәтта малларын да алып киләләр иде. Аларга посольстволарында сезне Русиядә көтеп торалар, торак һәм эш бирәчәкләр дип вәгъдә итсәләр, чынында исә алай түгел иде. Авылларда колхозлар таркалып, үзебезнең кешеләр эшсез калды. Мигрантлар аеруча 1996 елда күп булды — районга 600 гаилә, 2000нән артык кеше килде. Алар яшәү урыны, эш булмау сәбәпле, барысы да безнең бүлеккә киләләр иде. 2000 елда бүлек бетерелеп, аерым хезмәт бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, миграция хезмәте төзелде.
Мәдәнияткә юл
Фәридә Тәлгать кызы соңгы биш елда китапханә системасын җитәкләүгә карамастан, районда яшүчеләрнең күбесе аны мәдәният бүлеге белән бәйли. Урамда туктатып, республикабызның танылган артистының концертыннан соң, сәхнәгә менеп рәхмәт әйтмәгәне өчен шелтә ясаучылар да бар. Хәзер бу аның эше түгеллеген аңлата, гафу үтенә, әмма ул елларның хезмәт юлында иң чагу чоры икәнлеген билгели. Ал-ял белми, вакыт белән исәпләшми, ял көнен, отпуск күрми эшләргә туры килә. Һәм, үзе әйтмешли, нәкъ шул кызу ритм аңа олыгая барган чагында чир-сырхаулар турында уйламаска ярдәм итә дә инде.
— Район хакимиятенең элекке башлыгы Зәки Насыров миңа мәгълүмати-аналитика бүлеге төзелгәнче бер генә ай мәдәният бүлеген җитәкләргә тәкъдим итте, — дип сүзен дәвам итә Фәридә Тәлгать кызы. — Әмма куркып баш тарттым, чөнки яңа бүлекне җитәкләү өчен аяклы энциклопедия булырга, райондагы бөтен нәрсәне белергә кирәк дип уйладым. Башка вазифа көтә торгач, мәдәнияттә 11 ел да өч ай, ягъни хаклы ялга чыгу яше җиткәнчегә кадәр эшләргә туры килде, тик беркайчан да моңа үкенмәдем.
Фәридә Дәүләтшина мәдәният бүлеген җитәкләгән дәвердә безнең район берничә ел Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь шәһәрләрендә үткән федераль сабантуйларда республикабызны күрсәтә. Ул ел саен район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең үзешчән сәнгать фестивальләрен оештыруда башлап йөрүче була. Моңардан тыш, ул бу өлкәдә эшли башлаганда район Мәдәният йорты кырында нибары бер “Бүләк” татар халык коллективы гына була, аннары алар 11гә җитә һәм барысы да әлегә кадәр эшләп килә.
— Миңа бернинди дә исем, медальләр кирәкми. Районда мине беләләр һәм хөрмәт итәләр, ә бу барлык бүләкләрдән дә кадерлерәк. Мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак, үземне һәрчак формада тотарга тырыштым, — ди Фәридә Дәүләтшина.
Хәзерге көннәр
Фәридә Тәлгать кызы әйтүенчә, китапханәдә эш чагыштырмача тыныч, ләкин ул биредә дә кул кушырып утырмый. Аның элеккечә эш сәгатенең һәр минуты исәпләнгән, һаман да заманнан артта калмый, алдан атларга күнеккән. Ә кичләрен өенә, тормыш иптәше Ралит Рифкать улы янына ашыга.
— Аңардан башка нишләр идем икән, — ди бәхетле ханым. — Кайда гына эшләсәм, нинди генә вазифалар башкарсам да, ул һәрчак аңлап карады. Хуҗалыгыбыз да зур булды, өчәр оя каз, күпләп тавык үстерә идек, һәрчак сыер да асрадык.
Ә менә аның табиб булу турындагы балачак хыялын улы Ринат тормышка ашырган, ул бүген Уфа шәһәрендә стоматолог булып эшли. Фәридә Тәлгать кызы апасы Рәзилә, сеңлесе Кәүсәрия һәм энесе Глүснең ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Язмыш аларны республикабызның төрле район һәм шәһәрләренә ташласа да, һәрчак аралашып торалар, мөһим вакыйгаларны бергә билгелиләр. Туган йортларының уты биш ел элек сүнсә дә, үскән нигезләрен онытмыйлар, кайтып төзекләндереп, һәрчак тәртиптә тоталар.
— Туган авылым Уяндыкны евроавыл дип йөртәләр, — ди ул. — Без үскәндә анда нибары 41 хуҗалык булса, хәзер 200дән артык. Элеватор, кирпеч заводы эшли, “Ал роза” кунакханә-савыктыру комплексы бар, урамнарга асфальт җәелгән. Әйткәндәй, мине 45 яшемдә Илеш районында хезмәт бүлеген җитәкләргә чакырганнар иде, баш тарттым, чөнки Аскында барысы да якынга әйләнгән, күнегелгән һәм бернәрсәне дә үзгәртәсе килмәде. Гомумән, байлыкка кызыкмыйм, тормышымнан канәгатьмен, якыннарым белән сәламәтлектә, һәр яңа көнгә куанып яшәүне барысыннан да өстен күрәм.
Наталья Пушкарева.

Читайте нас