Ышаныч
+13 °С
Ясно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Мәхәббәт һәм наз тулы гаиләдә бәхетләрен тапканнар

Күптән түгел Зөлфия һәм Гөлфия Гыйниятуллиналар гаиләләрендә мөһим вакыйга булды: аларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Күптән түгел Зөлфия һәм Гөлфия Гыйниятуллиналар гаиләләрендә мөһим вакыйга булды: аларга яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Кызлар балачакларында ата-ана тәрбиясеннән, назыннан мәхрүм була. Ә Рәзилә Мазһар кызы белән Ингел Өлфәт улы Зиннәтуллиннар балалар өчен иң кадерле кешегә әйләнә. Кызлар алардан җылылык, игътибар, мәхәббәт тоеп яши.

— Башта кызларны танышу җәһәтеннән җәйге каникулда алып кайттык. Бу җәй күңелдә якты хатирәләр калдырды. Балаларның шат тавышлары иртәдән кичкә кадәр тынмады, вакытны бергә уздырдык, без кайда — алар да шунда, — дип исләренә төшерә бәхетле ата-ана. — Шуннан башлап аерылышмадык. Һәрвакыт яхшы ата-ана булырга, бар яклап та үрнәк күрсәтергә тырыштык.

Зөлфия белән Гөлфия мәктәп тормышында актив булалар: яхшы укыйлар, район һәм республика олимпиадаларында һәм конкурсларында катнашалар. Күпсанлы грамоталар һәм медальләр моңа ачык дәлил.

— Кызлар спорт белән балачактан шөгыльләнде. Әгәр Зөлфия йөгерү буенча беренче урыннар яуласа, Гөлфия гимнастика һәм шахмат белән мавыга иде. Тормыш иптәшем спорт секцияләренә үзе йөртте, — ди Рәзилә Мазһар кызы.

— Ныкышмалылыгыбыз һәм кадерле әти-әниләребез ярдәме белән призлы урыннар яуладык, — дип әнисе сүзенә кушылды Гөлфия. — Алар барлык башлангычларыбызны хуплап, безгә һәрвакыт һәм бар яклап та ярдәм итә. Бию түгәрәгендә дә шөгыльләндем, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән концертларда чыгыш ясадым. Уфада укыган вакытта да мавыгуымны дәвам иттем.

Хәзер инде кызлар үсеп буй җиткергән: өлкәннәре үзаллы гаилә корып яши, тормыш иптәше Линар белән Лиана исемле кыз үстерәләр. Төпчекләре педагогия университетында магистратура тәмамлый.

Ингел Өлфәт улының кулыннан килмәгән эш юк, үрнәкле, зур, иркен, барлык уңайлыклары булдырылган йортны да үзе төзегән. Рәзилә Мазһар кызы Аскын 2нче мәктәбендә хезмәт дәресен алып бара. Уңган хуҗабикә кызлар белән өйдә чисталык, матурлык, җылылык тудыра. Тәрәзә төпләрендәге чагу гөлләр, үзләре бәйләгән эскәтер һәм салфеткалар тирә-юньгә гүзәллек өсти.

— Кеше гаиләгә кирәклеген хис итәргә тиеш, шулай булганда, үзеңне бәхетле тоясың, — дип фикерләре белән уртаклашты гаилә башлыгы. — Балалар ашауга, киемгә, көнкүреш кирәк-яракларына гына түгел, ә беренче чиратта, безнең игътибарга, аңлауга, төпле киңәшләргә дә ихтыяҗ кичерүен яхшы белергә кирәк.

— Тормышыбызда безнең әти-әни кебек изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр очравы белән бәхетлебез. Алар безгә лаеклы тәрбия бирде, белем алырга ярдәм итте, олы тормыш юлына бастырды, — ди Зөлфия. — Язмыш кушуы буенча әти-әнисез калган балалар бәхетләрен мәхәббәт һәм наз белән тулы гаиләләрдә тапсын иде.

Лилия Шәрифгалиева.
Читайте нас