Ышаныч
+16 °С
Ясно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Мәдәният учагы балкысын

Чураш авылында клуб ремонтлау мәсьәләсе ун ел урыныннан кузгалмый, моның үз сәбәпләре була.

Чураш авылында клуб ремонтлау мәсьәләсе ун ел урыныннан кузгалмый, моның үз сәбәпләре була. Әмма бүген урындагы инициативаларны хуплау программасын гамәлгә ашыруга ярашлы, авылда кискен мәсьәлә хәл ителә, клубка капиталь ремонт үткәрелә. Шулай булгач, тиздән Чураш сәхнәсендә дә җыр-моң яңгыраячак.
Кайчандыр һәр авылда клуб булган. Чурашта да заманында зур, иркен бина төзелә, авылның мәдәни тормышы кайнап тора. Вакыт үтә, клуб искерә һәм авария торышында дип табыла. Аннары авыл биләмәсе һәм авыл халкы тәкъдиме белән яңа клуб төзелеше башлана. Әмма акча булмау сәбәпле, төзелеш эше туктала һәм бик озак вакытка.
— Клубка күптән ремонт үткәрергә кирәк иде, чөнки иске бина бөтенләй яраксызга әйләнде, — ди авыл клубы методисты Зөлфинә Галиуллина. — Төбәгебездә халык актив, барлык чараларда, бәйрәмнәрдә катнаша, шулай булгач безгә клуб кирәк. 2016 елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу тәкъдиме булгач, башланган эшне ахырына җиткерү максатыннан бертавыштан аны хупладык.
Клубка капиталь ремонт халык җыенында 791530 сумлык бәяләнә, шуларның 110 мең сумын авыл биләмәсе хакимияте кертә, ә халыктан — 85, иганә ярдәме — 55, республика бюджетыннан — 541530 сум. Чурашлылар проекты конкурс сайлап алуы үткәннән соң, халыктан акча җыю мәсьәләсе туа.
— Барысы да бу мәсьәләгә уңай карашта булды, ярдәм итте. Әгәр клуб булмаса, район картасыннан авылыбыз да юкка чыгачак, — ди авыл биләмәсе депутаты, инициатив төркем әгъзасы Зөфәр Саяпов. — Билгеле булуынча, ремонт эшләре бик күп, “Җылылык челтәрләре” предприятиесе подряд оешмасы булды. Авыл халкы да зур ярдәм күрсәтте, төзелеш эшенә саллы өлеш кертте. Беренче чиратта, бина нигезе, болдыр эшләнде, тәрәзәләр, ишекләр куелды, идән, түшәм җәелде, җылыту системасы эшләнде, электр үткәрелде һ.б. Бүген мәдәният учагы әзер диярлек, бинаның эчке бизәкләү, иске клубны сүтү эшләре калды.
— Чураш авылындагы клубка капиталь ремонт чын-чынлап урындагы инициатива, монда һәр кеше үз өлешен кертте. Ремонт эшләре барышында халык территорияне төзекләндерү буенча өмәләрне үзе оештырды, чүп-чар чыгаруга, нигез өчен таш ташуга күпләр үз техникаларын бирде, — ди Солтанбәк авыл биләмәсе башлыгы Илһам Суфиянов.
Бүген клубта артистлар өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. Чурашлылар эшләр тәмамлангач, бәйрәм чарасы үткәрергә һәм яңа сәхнәдә авылның мәдәни тормышын янә тергезеп җибәрергә планлаштыра.
Артем Белозеров.
Автор фотосы.

Читайте нас