Ышаныч
+33 °С
Ясно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Мәдәният учагы балкып торсын!

Үзеңнең яисә янәшәңдәгеләрнең тормышын яхшырту өчен кул кушырып утырырга кирәкми.

Үзеңнең яисә янәшәңдәгеләрнең тормышын яхшырту өчен кул кушырып утырырга кирәкми. Республикада берничә социаль проект нәкъ шушы максатта эшли дә инде. Территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән “Анык эшләр” проекты һәм Урындагы инициативаларны хуплау программасы шулар исәбендә.

Ключи авылында Мәдәният йорты капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачылды. Аның кирпеч бинасы 80нче еллар ахырында XVIII партсъезд исемендәге колхоз рәисе Наил Әхмәтдинов җитәкчелегендә төзелә. Наил Мидхәт улы билгеләвенчә, ул вакытта колхозларга клублар төзергә рөхсәт ителми. Ә мәдәният учагына ихтыяҗ зур була, шуның өчен аны икефатирлы йорт буларак төзиләр. Бина озак еллар тәгаенләнеше буенча файдаланыла. Соңгы биш-алты елда ул ташландык рәвештә утыра: тәрәзәләрсез, ишекләрсез, түшәме җимерелгән, чөнки анда беркайчан да капиталь ремонт үткәрелми. Ә Ключида актив халык яши. Алар һәр җыелышта клубны ремонтлау мәсьәләсен күтәрә. Биредә яшәүчеләр колхоз идарәлегенең ташландык, җылытылмаган бинасында ике ел рәттән Бал-маскарад үткәрә.

2016 елның августында ключилылар халык җыенында “Бердәм Русия” партиясенең Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашырга карар итә. Инициатив төркем төзиләр, рәисе итеп Галина Кокшарованы сайлыйлар. Ул халык арасында эш оештыру һәм Интернет челтәренә мәгълүмат урнаштыру белән шөгыльләнә. Декабрьдә конкурс сайлап алуы үтә, һәм продрядчы — Октябрьск шәһәреннән “Профи” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте түбә, түшәм, тәрәзә, ишек һәм өлешләтә җылылык системасын алмаштыра башлый. Шушы эшкә халыктан 50 мең сум акча җыела, авыл биләмәсе хакимияте 140 мең сум бүлә, “Җылылык челтәрләре” предприятиесе 75 мең сум күләмендә иганәче ярдәме күрсәтә һәм республика бюджетыннан 728 мең сум күчә. Халыкның кул көче белән ярдәмен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Бина эчен буяту һәм территорияне җыештыру буенча өмәләр оештырыла. Аеруча активлык күрсәткән кешеләрне билгеләп үтү урынлы булыр. 75 яшьлек Петр Мальгин өлкән яшьтә булуына карамастан, тырышлык, хезмәт сөючәнлек үрнәге күрсәтә. Николай Никитин үз техникасын бирә, Мария Журавлева, Люция Никитина гомум эшкә гаиләләре белән кушыла. Әмма Урындагы инициативаларны хуплау программасын гамәлгә ашыру чикләрендә җыелган акча ремонт эшен тәмамлау өчен җитәрлек булмый. Аннары авыл биләмәсе хакимияте бу эшне “Анык эшләр” партия проекты чикләрендә бүленгән акча (92200 сум) исәбенә башкарырга карар итә. “Җылылык челтәрләре” предприятиесе белән контракт төзиләр: алар җылылык системасын алмаштыра, түбәне җылыта, территорияне төзекләндерә.

— Яхшы юллар, балалар мәйданчыклары һәм су тәэминаты торак пункттагы уңай тормыш күрсәткече булып исәпләнә. Урындагы инициативаларны хуплау программасының асылы гади халыкның мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә саллы өлеш кертүенә нигезләнә. Бу проект кискен социаль проблемаларны нәтиҗәле хәл итүгә юнәлдерелгән. Районда барлык авыл биләмәләрендә партия проекты чикләрендә объектлар билгеләнә һәм ремонтлана, — диде район Советы секретаре Рима Шамил кызы клубны ачу тантанасында. Ул урындагы халыкны мәдәният учагы ачылу уңаеннан тәбрикләде һәм яңа мәдәният учреждениесендә төрле яшьтәге кешеләрнең иҗади үсеше, күркәм гореф-гадәтләрне саклау өчен барлык шартлар да булдырылуына ышаныч белдерде.

— Республика көне алдыннан авылыбыз өчен көтеп алган көн җитте — авыл Мәдәният йорты ишекләрен ачты. Бу халык тырышлыгы һәм “Бердәм Русия” партия проекты ярдәмендә гамәлгә ашты. Авыл биләмәсе территориясендә шушы проектларга ярашлы Ключи, Степановка, Күчән авыллары урамнарында яктырткычлар урнаштырылды, Степановка авылының Үзәк урамында юл ремонтланды, Ключи авылының Елга урамына планлаштырылды. 2016 елда “Анык эшләр” проекты буенча Ключи авылында суэтем башнясы ремонтланды. Авылыбызның уңышы халыкның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Авыл биләмәсе халкының гомум уңышка саллы өлеш кертүе куанычлы, — диде авыл биләмәсе башлыгы Михаил Селянин.

Район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвиза Гайдуллина ключилыларны Республика көне һәм клуб ачылуы уңаеннан ихлас тәбрикләде. Проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерде.

— Шушы авылда туып-үсеп читтә яшәүчеләрнең дә зур өлеш кертүләре куанычлы. Беренче булып Галина Кокшарованың Санкт-Петербургта яшәүче кызы акча күчерде. Мондый якты, зур сәхнә, зал булганда мәдәни чаралар оештыруда мәктәп коллективы һәм халык белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк, — диде Эльвиза Мәгъсәт кызы.

Яңа клубта авыл халкы һәм кунаклар өчен укытучы Зөлфия Хәсәнова һәм тәрбияче Елена Никитина җитәкчелегендә укучылар һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашлыгында бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм программасының сценарие, сюжеты нечкәлекләренә кадәр уйланылып, оста итеп әзерләнгән, шуңа да чара югары дәрәҗәдә үтте. Республика турында патриотик җырлар, шигырьләр гомум йортыбыз — республикага карата сөюебезне дәлилли. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә чагу чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде, күтәренке кәеф өстәде.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотосы.
Читайте нас