Ышаныч
+15 °С
Дождь
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Кыш бабай туган көнен Кашка мәктәбендә үткәргән

Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән.

Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. 18 ноябрь — Кыш бабайның рәсми туган көне дип игълан ителгән. Әлеге дата 2005 елда Бөек Устюг шәһәрендә балалар тарафыннан сайлап алына. Бу көнне Бөек Устюгта Кыш бабай хөрмәтенә халык күмәк уеннарга чыга, бер-берсенә кунакка йөрешә, «котлау почталары» эшли, бөтен дөньядан Кыш бабай котлаулар кабул итә.

Бу матур бәйрәмне Кашка урта мәктәбендә дә үткәреп җибәрдек. Бәйрәмгә Кыш бабай килде. Аның килүе балалар өчен чын-чыннан зур тамашага әйләнде. 5 сыйныф укучылары аны матур шигырьләр сөйләп, теләкләр теләп, бүләкләр биреп котлады. Кыш бабай да, үз чиратында, балаларга шулай зурлаганнары өчен рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар теләде, тиздән Яңа ел бәйрәмнәренә күчтәнәчләр төяп килеп җитәчәге турында әйтте.

Елның бу вакытында Кыш бабайның килеп керүенә балалар гына түгел, олылар да нык куанды. Балалар чарадан зур канәгатьлек, онытылмас тәэссоратлар алды.

Люзия Галиәкбарова.

Фото архивтан.
Читайте нас