Район Мәдәният йортының Урал Мансуров һәм Эльвира Вәлиева җитәкчелегендәге “Караван” халык бию балалар ансамбле Октябрьск шәһәрендә үткән өченче Төбәкара “Распахнись, душа казачья!” фестиваль-конкурсында катнашты.
— Мондый зур тамашага эләгүебез белән чиксез шатланабыз. Фестиваль конкурсантлар арасында гына түгел, ә казак җырлары концертына йөрүче шәһәр халкы арасында да танылу яулаган. Быел конкурс программасына төрле планлы вокаль башкару да, хореография дә, йолалар да кертелгән. Конкурста республика, Ырымбур, Чиләбе, Свердловск, Самара өлкәләреннән, Татарстаннан килгән 350дән артык кеше катнашты, — дип сөйли Урал Рәиф улы. — Бөтен конкурсант та ачык, дустанә мөнәсәбәттә булды. Чагу, онытылмас тәэссоратларга бай бәйрәм казакларның бай, үзенчәлекле мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирде. Рус җире тарихы белән тыгыз бәйләнгән казачество турында бик күп мәгълүмат алдык. Казаклар элек-электән Русия чикләрен ышанычлы саклаган, туган як киңлекләрен үзләштергән, җир эшкәртеп көн күргән. Аларның ата-бабалары калдырган уникаль гореф-гадәтләрне кадерләп сакларга, буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Ансамбльләрнең чагу чыгышлары , халык уеннары, җыр-биюләре күңелләрдә озак сакланачак хатирәләр калдырды. Барлык балаларга, әти-әниләренә һәм, әлбәттә, район хакимиятенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәсе килә. Безнең ансамбль III дәрәҗә Дипломга лаек булды.
— Бу ике көн безнең өчен искиткеч тәэссоратларга бай булды. Безгә барысы да ошады. Чиста һәм матур Октябрьск шәһәре буйлап экскурсия оештырылды. Хәрби техника күргәзмәсе күңелдә онытылмас эз калдырды, — дип кичерешләре белән уртаклаша ансамбль әгъзасы Илмир Гайбатов. — Мин бу коллективта өченче ел бию белән шөгыльләнәм. Күп кенә район һәм республика конкурсларында катнашканыбыз булды, ә мондый төбәкара бәйгедә беренче тапкыр гына. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.
Арытаба да фестивальләрдә, конкурсларда катнашачакбыз, — дип сүзгә кушыла Азалия Гайнетдинова. — Төрле ансамбльләрдән Бакалы, Чакмагыш районы балалары белән таныштык һәм дуслаштык. Безнең “Казачья” тамашасын көчле алкышларга күмделәр. Гала-концертта да шул бию белән чыгыш ясадык.
Нина Николаева.
Фото архивтан алынды.