«Күкчәчкә» балалар бакчасы «Колокольчик» өлкән төркеменең әти-әниләре Ганс Андерсенның «Дюймовочка» әкиятен сәхнәләштерде. Оештыручы һәм режиссер Инзилә Галиева булды. Ул әниләрне бергә җыеп, репетицияләр үткәрде. Һәркем үзе костюм текте. Бик күңелле килеп чыккан тамаша балаларның да, ата-аналарның да күңелен күтәрде.