Күптән түгел “Танып” шифаханәсе китапханәсендә Зифа Кадырова китаплары буенча фикер алышу кичәсе үтте. Кичәгә ял итүчеләр жыелды.
Алар барысы да Кадырованың китапларын яратып укучылар. Китапханәче Зөлфия апа Хөсәенова Кадырова Зифа Әбделвәли кызының тормышы, иҗаты турында сөйләп үтте. Ул Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа, 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә һәм бүген дә шунда эшли. ”Ходаем, үзең сакла гөнаһлардан. Башкалар ялгышы гыйбрәт булсын”, дигән теләк белән укучыларга үз әсәрләрен тәкъдим итә. Әлеге көндә Зифа Кадырованың биш китабы дөнья күргән. Фикер алышучылар арасында Караиделдән килгән Мөхәмәдеева Замина Галимҗан кызы, Стәрлетамактан Әхмәтова Дилә Фәрит кызы, Зиннурова Зәфидә Радиф кызы (Нефтекама), Кашапова Илүзә (Дүртөйле) бик актив катнашты. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклашты. ”Сагынырсың, мин булмам”, ”Көтеп узган гомер”, ”Бәхеткә юл кайдан?”, ”Язмыш сынавы“, ”Синсез килгән язлар” дип аталган китапларын укымый калган кеше сирәктер, аларны укыганнан соң башка китапны укыйсы да килми ди фикер алышучылар, анда чынбарлык, чын мәхәббәт, дуслык сурәтләнгән. Бу кичәне китапханәче Хөсәенова Зөлфия Равиль кызы мавыктыргыч һәм завыклы итеп үткәрде.
Эльмира Шәйхуллина.