Ышаныч
+13 °С
Облачно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Бию кую — иҗат җимеше

— Безнең Гүзәл Газимулла кызы иң яхшы, ягымлы, оста, әмма таләпчән укытучы, — дип кемузардан тезеп киттеләр “Ынйылар” бию коллективы балалары, җитәкчеләре турында сорашкач.

— Безнең Гүзәл Газимулла кызы иң яхшы, ягымлы, оста, әмма таләпчән укытучы, — дип кемузардан тезеп киттеләр “Ынйылар” бию коллективы балалары, җитәкчеләре турында сорашкач. — Безне биергә нәкъ ул өйрәтүенә сөенеп бетә алмыйбыз.

Зифа буйлы, итагатьле, чагу, сылу, оста укытучы, искиткеч хореограф... тәрбияләнүчеләре озак санады аның сыйфатларын. Менә ишек ачылды һәм “Мельница” Балалар иҗаты үзәгенең утырышлар залына елмаеп, җиңел адымнар белән шәп-шәп басып Гүзәл Газимулла кызы керде һәм шунда ук разминка күнекмәләрен күрсәтә башлады.

Гүзәл бәләкәй чагыннан ук биергә яраткан. Кашка авылында бер генә концерт та аңардан башка үтмәгән. Әнисе аны бар нәрсәдә матурлык күрергә өйрәтеп үстергән. Шулай ук сихри бию иле ишекләрен ачкан остазы Наил Хәйруллинга чиксез рәхмәтле.

— Әнием, әлбәттә, мине башка һөнәр иясе итеп күрергә теләгән иде. Ләкин мин үзсүзле идем: мәдәни-агарту училищесына (хәзерге Башкортстан республика мәдәният һәм сәнгать колледжы — автор искәрмәсе) юл тоттым. Һәм моңа үкенмим. Бар гомеремне яраткан эшемә багышладым. Биюләр тормыш мәшәкатьләреннән, проблемалардан арынырга ярдәм итә. Үземне сәхнәдә чын-чыннан бәхетле тоям, — дип сөйли Гүзәл Газимулла кызы. — Һәр баланың сәләтен, үзенчәлеген ачарга ярдәм итәргә теләгәнгә шушы һөнәрне сайладым да инде. Гомумән, хореографияне һөнәр дип атау дөрес түгелдер, чөнки ул табигый сәләт дип уйлыйм. Һәр биюне сәхнәгә кую — иҗади эш. Хореограф эшендә иң авыры — үз-үзеңне тәрбияләү, формада тоту. Үз-үзеңне яратырга, җәфаларга һәм моңардан канәгатьлек табарга кирәк. Һәрчак балаларга бию белән шөгыльләнүчеләр үзләрен ышанычлырак тота, адымнары да, буй-сыннары да матуррак дип аңлатам.

Гүзәл Галләметдинова 1986 елдан алып балаларга бию серләрен ача. Үзенең иҗат коллективы белән район конкурслары һәм фестивальләрендә генә түгел, ә республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә дә катнашкан.

— Мин, яшь белгеч буларак, беренче тапкыр бию залына кергән көнемне беркайчан да онытмыйм, барысы да яңа, үземә охшаш кызлар, әмма алар күзендә омтылыш, теләк һәм биюдән кичергән шатлык күрдем. Үзем дә әле һаман биим һәм башкарган эшемнән әйтеп аңлата алмаслык канәгатьлек кичерәм, — дип сүзен дәвам итте Гүзәл Газимулла кызы. — Биюче өчен иң мөһиме — уй-хисләре, ул барысы да килеп чыгарына, теләгәненә ирешәчәгенә ышанырга тиеш, чөнки аңардан башка уңыш булмаячак. Теләге булган, ялкауланмаган һәм курыкмаган һәр кеше уңышка ирешә алачак дип уйлыйм.

Быел аны 2 санлы балалар бакчасына 5-7 яшьлек балалар белән шөгыльләнергә чакырганнар. Ата-аналар бу яңалыкны зур куаныч белән кабул иткән.

— Гомумән, хореография балалар өчен бик файдалы. Беренчедән, физик үсештә — буй-сын формалашу, дөрес йөрү, аерым төркем мускулларга күнекмәләр файда китерми калмый. Әлбәттә, баланың физик йөкләмәләрне кире кагучы җитешсезлекләре булмаска тиеш. Икенчедән, балаларны бәләкәйдән мәдәнияткә җәлеп итәргә кирәк. Хореография эстетик караш тәрбияләүдә дә зур роль уйный. Ә бу хәзерге вакытта бигрәк тә җитешми, — дип билгели ул.

Ничә яшьтән бию белән шөгыльләнә башларга кирәк дигән сорауга Гүзәл Газимулла кызы бу бәхәсле сорау дип җаваплады.

— Хәзер баланы тәпи киткәч тә төрле түгәрәкләргә бирү модага керде. Мондый әти-әниләргә әйтәсем килә, ике яшьлек бала бию күнекмәләрен исендә калдыра һәм шундук сәхнәгә әзер номер белән чыга алмый. Әйе, гомум үсеш өчен мөмкин, ләкин хореография белән җитди шөгыльләнергә 5-6 яшьтә бирергә кирәк. Әмма бу минем шәхси фикерем. Әгәр бала теләми икән, аны көчләп йөртергә ярамый. Беренче чиратта, йөрәк парәләрегезнең кызыксынуын, теләген исәпкә алырга кирәк. Әлбәттә, музыка аңлау, хәрәкәтләр ясау өстендә даими эшләү тирә-якны яхшырак тоярга, белемеңне һәм осталыгыңны көндәлек тормышта активрак файдаланырга ярдәм итә.

Бернәрсәгә дә ирешә алмас идем, әгәр һәрчак ярдәм итүче тормыш иптәшем Мазһар Мөхәмәт улы булмаса. Ә улым Айдар һәм киленем Рания мин куйган биюләрне карарга, тиздән дүрт яше тулачак оныгым Раниль классик музыка тыңларга ярата.

Нина Николаева.

А. Белозеров фотосы.
Читайте нас