Ышаныч
+17 °С
Дождь
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Бәйрәм күңелле үтте

Җәйге каникуллар ахырына якынлаша.

Җәйге каникуллар ахырына якынлаша. Ләйсән Могътәбарова җитәкчелегендә “Мельница” Балалар иҗаты үзәгенең алдынгы карашлы коллективы шушы көннәр якты хатирәләр калдырсын һәм яңа уку елына көч бирсен, өстәсен өчен “Йәшлек” ял паркында балалар өчен “Каникулы. Перезагрузка” дип аталган флешмоб оештырды.
Бөтен паркка таралган дәртле музыка һәм алып баручылар — Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары: Наталья Облицова, Анатолий Ильясов, Рима Әскарова, Александр Белозеровның кайнар сәламнәре астында балалар сәхнәгә омтылды. Һава торышы да бәйрәмне хуплагандай чалт аяз торды. Чын-чынлап дәртле, моңлы бәйрәм башланды. Төрле уеннар тапкырлыкка юнәлдерелгән конкурслар белән үрелеп барды. Биредә берсенә дә төшенкелеккә бирелеп утыру мөмкинлеге булмады, хәтта өлкәннәргә дә: ата-аналар балалар белән беррәттән биеде, алып баручыларның биремнәрен үтәде.
Елның кайсы мизгелендә тууларына бәйле катнашучылар ике командага бүленде һәм ничек юынуларын, зарядка эшләүләрен, мәктәпкә баруларын һ.б бию хәрәкәтләре белән күрсәттеләр. Һәр конкурс ахырында биеп алганнан соң, балаларны аркан тартырга чакырдылар. Нәтиҗәдә, һәрвакыттагыча, дуслык җиңә. Бигрәк тә “Лимбо” уены хәтердә калды. Кызлар һәм малайлар, шулай ук ата-аналары биеп, тасма астыннан үтәргә тиеш була. Бу вакытта балаларның көлүенең, шатлануының чиге булмады. Берсенең дә уеннан чыгасы килмәде, барысы да биремне үтәргә тырышты. Нәтиҗәдә, җиңелүчеләр булмады, һәр катнашучы бәйрәмнең төп призын — күтәренке кәеф, энергия алды.
Ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Әмма балалар өйләренә таралышырга ашыкмады. Бер-берсе белән аралашып, бәйрәм, каникуллары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Атап әйткәндә
Ләйсән Могътәбарова, “Мельница” Балалар иҗаты үзәге директоры:
Балалар каникулдан арыды, әмма мәктәпкә дә ашыкмыйлар. Менә шуңа да без яңа уку елы алдыннан аларга бәйрәм оештырырга, күңелләрен күтәрергә, дәртләндерергә уйладык. Катнашучылар саны күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Аскында балалар һәм үсмерләр өчен чаралар бик аз үткәрелә. Шуның өчен ата-аналар эшләрен бераз кичектереп, вакытларын, игътибарларын балаларына бүлсеннәр, чараларда катнашсыннар иде. Балачак тиз үтеп китүен күпләр оныта: мәхәббәт җимешең белән булган һәр минутның кадерен белергә кирәк. Ә мондый чаралар балалар белән ата-аналарны якынайта, берләштерә. Киләсе чараларда катнашучылар саны сизелеп артыр дип ышанам. “Башкортстан Республикасында тәрбия системасын камилләштерү” темасы педагогларның район, республика киңәшмәсендә иң мөһиме булды. Коллективыбызның да киләчәктә шушы юнәлештә идеяләре күп.
Наталья Пушкарева.
Артем Белозеров фотосы.

Читайте нас