Ышаныч
+13 °С
Облачно
мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Авыл тарихы битләрендә халык язмышы чагыла

Районыбыз картасыннан юкка чыккан авыллар арасында кыска гына тарихлы, зур булмаган Усаклы-Елга авылы да бар.

Районыбыз картасыннан юкка чыккан авыллар арасында кыска гына тарихлы, зур булмаган Усаклы-Елга авылы да бар.

Ул Мота-Елга, Яңа Мотабаш, Олы Күл авыллары юллары кисешкән урында 1928-29 елларда барлыкка килә. Кечкенә елга буена беренчеләрдән булып Мөбарәкҗан Нигамәтҗанов, Камалия Фәтхетдинова, Сәгыйдулла Зөбәеров, Әкрам Зиннуров, Нигамәтҗан Мөхәмәтҗанов, Хәтифҗан Нигамәтҗанов гаиләләре килеп төпләнә. Елга буйлап усак агачлары үскәнгәдер инде, авылны Усаклы-Елга дип атыйлар. Ул хозур табигать кочагында урнашкан: җиләк-җимешкә, киеккә бай урманнар, болыннар урап алган, умартачылык белән шөгыльләнергә юкә урманнары булган, юллар кисешкән урын (район үзәген Казанчы төбәге белән тоташтыручы төп юл янәшәдә) була.

Авыл зур түгел — 12-13 хуҗалыктан торган. Күчеп килүчеләр төрле авыллардан була: Көтмәс Тау (Урманкүл), Яңавыл, Балтач районы Тушкыр, Асавка (Чытырман), Тәтешле районы Кыткы-Елга һәм башка авыллардан. Халык тыныч, тату, үзара туганнарча, бердәм яшәгән, игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Һәр хуҗалык кош-корт, сыер, бозау, сарыклар асраган. Йорт яны участоклары 40 сотыйдан ким булмаган, анда бәрәңге, яшелчә үстергәннәр.

Барлык хуҗалык “Чулпан” колхозына керә. Аның үзәге Олы Күл авылында, авыл Советы Төлгезбашта була. Авылда мәктәп, кибет булмый, бәләкәй балалар өчен махсус “ясле өе” салына. Балалар башлангыч белемне өч километр ераклыктагы Олы Күл авылында ала, җидееллык мәктәп исә Кышлау-Елга, урта мәктәп Иске Казанчы авылында була. Ләкин аларга йөреп белем алырга барысының да мөмкинлеге булмый, күбесе башлангыч белем белән кала.

Гаиләләр, шул чорга хас булганча, ишле була. Бөек Ватан сугышы алдыннан авылда 65-70 кеше яшәгән, шуларның яртысы сигез кешеле гаиләләргә туры килә (Галиәскар, Сәгыйдулла, Нигамәтҗан, Үлмәскол гаиләләре). Авыл бригадасында ат абзары, авыл хуҗалыгы инвентаре була. Игенне ике ат җигелгән лобогрейка белән урганнар, аны көлтәләргә бәйләп сосланнарга утыртканнар, соңыннан ындыр табагында сугып, келәтләргә салганнар. Лобогрейкада, барабанда ашлык сугуда Хәтифҗан Нигамәтҗанов эшләгән.

Авылда һөнәр осталары бихисап санала. Мәсәлән, Үлмәсколның агач кырлау станогы була, балта остасы Сәгыйдулла бура бурый, чана, арба ясый (әйткәндәй, аның уллары Нурлыгаян, Әнвәртдин дә балта осталары була), Камилә әби — тегүче, ире Нигамәтҗан — пима басучы һ.б. Шушы кечкенә авылдан 15 ир-егет Бөек Ватан сугышында катнашкан, шуларның 11е һәлак булган, бары тик дүртесе генә әйләнеп кайта алган. Зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләргә лаек булганнар да бар.

Тимербай Нигамәтҗан улы Нигамәтҗанов 1919 елда крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла, шуннан Бөек Ватан сугышына китә һәм җиңү көненә кадәр алгы сафта була. 1942 елның ноябренә кадәр 77нче дивизиянең 239нчы артиллерия полкында разведчик, арытаба Кызыл байраклы 30нчы гвардия дивизиясенең 63нче гвардия полкында орудие командиры булып хезмәт итә, сугышны старшина дәрәҗәсендә тәмамлый. Хәрби батырлыклары өчен 1942 елның декабрендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. “1942 елның 11-16 декабрендә Кече Кропотово авылы янында дошманның көчле артиллерия-пулемет уты астында үз коралын дошман траншеяләренә 50 метрга кадәр чыгара һәм туры ут ачып, немецларның ике кул пулеметын, бер взвод җәяүле гаскәрен тар-мар итә” (Боерыктан өзек).

1944 елның җәендә Тимербай Нигамәтҗан улының батырлыгын полк командиры Гуменный Кызыл Йолдыз орденына, дивизиянең артиллерия командующие Лебедев III дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек дип таба, ә дивизия командиры генерал-майор Исаев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкли. Дошман пехотасы артиллерия уты ярдәме белән контрһөҗүмгә күчкәч, ул яралы төзәүчене (наводчик) алмаштыра, 50ләп фрицны юк итә. Шулай итеп, дошманның контрһөҗүмен туктатып кына калмыйлар, ә үзебезнең җәяүле гаскәргә алга бару мөмкинлеге бирәләр (бүләкләү кәгазеннән). 1945 елның мартында җиңелчә яралана. Сугыштан соң Олы-Күл авылына кайтып, төрле җаваплы эшләр: бригадир, хисапчы, ферма, склад мөдире вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Рәтига Мостафа кызы белән матур гаилә корып, сигез балага гомер бүләк итеп, барысына да белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

Хисмәтулла Гайдуллин 1920нче елгы. 1940 елдан Кызыл Армия сафында, 1944 елдан ВКП (б) әгъзасы. 1945 елның гыйнварында Найденбург шәһәре өчен барган сугышларда үзенең пулеметы белән дошман позициясенең флангасына бәреп керә һәм траншея буйлап көчле ут ача, немецларның расчеты белән станоклы пулеметын сафтан чыгара, дүрт дошманны юк итә. Эльбине шәһәрендә пулеметы белән безнең оборонаны разведка ясарга тырышкан 12 гитлерчыны юк итә. Шушы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Кызыл Байраклы Суворов орденлы 47нче аерым механикалаштырылган бригада составында сугыша, станоклы пулемет расчеты командиры була.

Сугыш алды елларында Усаклы-Елга авылыннан бары ике егет кенә Иске Казанчы мәктәбен тәмамлап урта белем алган. Болар — бертуган Фоат һәм Зөлфәкарь Зиннуровлар. Әтиләре Әкрам Зиннуров үзе укымышлы кеше булган. Мәдрәсәдә укыган, шуңа да балаларының да белемле булуы өчен тырышкан. Шулай ук әниләре Гайшә әби дә укый-яза белгән, авылда төрле эш, хәтта бригадир вазифасын башкарган. Әкрам бабай уңган, булдыклы кеше булган, колхозда төп эше — умартачы була. Кортбакча Олы Күл авылында була, корт күчләре саны йөздән артып китә. Ул сугышка киткәч, аның эшен улы Фоат дәвам итә.

Фоат Әкрам улы Олы Күл, Кышлау-Елга, Иске Казанчы мәктәпләрендә укый. 1945 елдан укытучы булып эшли башлый. Төлгезбаш авылында бер ел укытканнан соң, Иске Казанчы мәктәбенә күчә һәм хезмәт юлын шунда үткәрә. Бөре педтехникумын тәмамлый, мәктәптә рәсем, сызым, музыка дәресләрен алып бара. Табигать биргән сәләте — рәсем төшерү осталыгын балаларга өйрәтә.

Аның рәсемнәре әле дә Иске Казанчы мәктәп музеенда саклана, ә В.И.Ленинның портретын эшләтү өчен тирә-яктан киләләр иде.

Һәрвакыт тыныч, басалкы укытучыны укучылар да, хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Аның үрнәгендә сынлы сәнгатьне яраткан укучылар да шактый. Мәсәлән, Нурихан Билалов Башкорт дәүләт педагогия институтының художество-графика факультетын тәмамлый, хәзерге көндә Пермь крае Чернушка шәһәрендә Балалар сәнгать мәктәбендә эшли. Балаларны рәсем һәм агачны уеп бизәү осталыгына өйрәтә. Фоат абыйның кызы Әлфия, аның кызы да оста рәссамнар, балаларны матурлык нигезләрен өйрәнергә ярдәм итәләр.

Зөлфәкарь Әкрам улы Зиннуров 10 классны тәмамлаганнан соң, 1948 елда Иске Мотабаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Арытаба партия органнарында һәм төрле хуҗалык тармакларында җитәкче вазифалар башкара, партия мәктәбен тәмамлый. Озак еллар халык контроленең Аскын район комитеты рәисе, аннан соң Нефтекама шәһәре предприятиеләрендә җитәкче урыннар били. Аның бик яхшы хезмәтен билгеләүче бер фактны китерү дә җитә: Башкортстан АССР (андый чаклары да булды Башкортстанның) министрлар Советының 1990 елның 7 декабре күрсәтмәсе нигезендә Зөлфәкарь Әкрам улына персональ пенсия билгелиләр.

Зиннуровларның кыз туганнары Мөнзия озак еллар Аскын авылында сатучы булып эшләде.

50нче елларда авылдан күчеп китә башлыйлар, нигездә, Олы Күл, Мота-Елга, Кышлау-Елгага. Күчеп китүнең сәбәпләре 60нчы еллардагы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге реформалар булгандыр инде. Колхозларны эреләндерү, шәхси хуҗалыкларны кысу, авыл кешеләренең тормышка карашы үзгәрү, балаларга белем бирү теләге һәм башкалар. Шулай ук бригадада булган атларны Олы Күлгә күчерү дә нык тәэсир итә, чөнки хуҗалыктагы барлык эшләр дә ат көче белән башкарыла, ә хәзер исә, юк кына эш өчен ат сорап Олы Күлгә барырга кирәк була.

Иң соңгы булып Исламов (Галиәкбаров) Мәгъдәнур гаиләсе Кышлау-Елга авылына күчә. Ул әлеге вакытта шунда яши, хезмәт ветераны. Материаллар туплауда зур ярдәм күрсәткәне өчен аңа бик рәхмәтлемен. Шулай ук Олы Күл авылында туып-үскән, хәзерге көндә Яңа Казанчы авылында яшәүче педагогия хезмәте ветераны Фәнүзә апа Нигъмәтҗановага ярдәме өчен зур рәхмәт.

Шулай итеп, бу матур авыл юкка чыга. Хәзерге вакытта авыл урынында үлән үсә, вак агачлар басып килә.

Ярис Зәйдуллин,

туган якны өйрәнүче.
Читайте нас