Агымдагы елның җәендә Аскын авылына күчеп килгән Аширкаевлар гаиләсе билгеләвенчә, иҗат — гаҗәеп дөнья ул.
Һәр гаилә — үз тәртипләре, күркәм гореф-гадәтләре булган аерым бер җәмгыять. Тирә-юньгә уңай йогынтылары, яктылыклары белән аерылып торган гаиләләр бар. Мәктәп ярминкәсендә аскынлыларга шундыйларның берсе белән танышу бәхете елмайды. Алар бу көнне ярминкәдә катнашучыларны дөнья халыклары музыка кораллары белән таныштырды.
Аширкаевлар янында алма төшәрлек тә урын булмады. Олысына да, кечесенә дә музыка коралларында уйнап карау кызыклы, мавыктыргыч булды.
Без алар белән якыннан танышырга, алар өчен бәхет төшенчәсе нидә чагылуын белергә булдык. Безне Марат, Олеся, Эвелина, Амалия һәм Шамил Аширкаевлар каршы алды. Үзебезне күпмедер вакыт аралашмый торган күптәнге дусларыбызга барып кергән кебек тойдык.
Ике яшьлек Шамил белән аралашкан арада Эвелина белән Амалия кухняда әниләренә табын әзерләргә ярдәм иттеләр. Салкын көзге кичтә кызлар әзерләгән алма пирогы белән хуш исле кайнар чәй, өйдәге, хуҗалар күңелендәге җылылык аеруча бер сихри мохит тудырды.
Аширкаевлар иҗади карашлы, музыкаль гаилә. Җырлар язалар, аларны үзләре үк башкаралар, һәр гаилә әгъзасы кызыклы клиплар төшерә. Һәрберсе музыка коралларында оста итеп уйный белә: Марат Аширкаев — гитарада, тынлы (духовой), кагып уйнала торган (ударный), ә Олеся һәм кызлар — тынлы музыка коралларында һәм синтезаторда. Шамил дә өлкәнрәкләрдән калышмый, маракаста ритмик тавышлар чыгара. Әйткәндәй, Амалия һәм Эвелина үзләре җыр авторлары, башкаручылар. Ул гына да түгел, үзләрен режиссер буларак та сыныйлар: кызлар балалар белән клиплар төшерә.
Бу гаиләнең 30дан артык төр музыка коралы бар. Иҗади карашлы Аширкаевлар гаиләсе аларда оста итеп уйный.
— Яңа яисә гадәти булмаган музыка коралы күрсәк, интернет аша заказ бирәбез, я булмаса махсус кибетләрдә сатып алабыз. Таныш булмаган музыка коралларында хәтта уен алымнарын белмичә торып, үзлектән генә уйнарга тырышып карыйбыз. Аларны бит кайчандыр, кемдер бернинди инструкциясез уйлап чыгарган, шулай булгач без дә өйдә интуициягә нигезләнеп өйрәнергә тырышабыз, — ди Аширкаевлар.
Аларның җырларында аерым тормыш этаплары, дөньяга карашлары чагыла, шуның өчен дә һәр әсәрдән кабатланмас хис-тойгылар кала. Мәсәлән, Амалия белән Эвелина иҗат иткән “Перемешалось” җырында ниндидер җиңеллек, күтәренке кәеф тоела, балачак дөньясын яхшырак аңлый башлыйсың.
Аширкаевлар зур кызыксыну белән яңалыкка омтыла, заман белән бергә атлый. Аларның нәкъ шушы сыйфатлары, гаилә менталитеты республика башкаласыннан Аскын районына күчәргә этәргеч була. Райондагы эш бирүчеләрнең берсе Аширкаевларны берничә ел дәвамында бирегә чакыра һәм менә гаилә киңәшләшеп, Аскын районына күченергә карар итә. Шулай итеп, гаҗәеп сәләтле гаилә башкала тормышын калдырып Аскынга күчә. “Дверь” җырында тормышларындагы нәкъ шушы яңа этап чагылдырылган.
Балалар — тормыш мәгънәсе —
Аширкаевлар шундый фикердә
Балаларын ничек кызыксынучан, белемгә омтылучан, тормыштагы төрле хәлләрне тыныч кына, күркәм холык белән кабул итүчән итеп тәрбияли алулары турында сорадык. Моңа җавап итеп гаилә пары әти-әниләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, тәрбия алымнары турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Өйрәтмә, ә үзең эшлә. Балалар безне кабатлый, әгәр без аларны нәрсәгәдер өйрәтергә теләсәк, моны үзебез башкару зарур.
Лидерлар тәрбияләмәскә. Балаларыбызның башкалар арасында алдынгысы, их яхшысы булуын теләмибез. Безнең өчен алар бертигез, әмма нәрсәдәдер, кайдадыр җиңү яуласалар, димәк, кемдер җиңелүен аңларга тиеш. Кайбервакыт дөньяда ниндидер бер баланс булсын өчен җиңүне башкага бирү мөһим. Алар җиңә дә, җиңелә дә белергә тиеш, шулай булганда гына алар чын кеше була ала.
Бер максат белән генә яшәмәскә. Бала күпне белә, эшли алырга тиеш, бик яхшы итеп булмаса да. Ул сурәт төшерсен, музыка коралларында уйнасын, шигырь язсын, укысын, идән юсын, ашарга әзерләсен һ.б. Ул кайдадыр нидидер юнәлештә үрләр яуламаса да, төрле яклап үсешәчәк, ә бу безнең өчен иң мөһиме.
Башкалар турында уйлау. Балаларыбыз үзләренекен генә түгел, башкалар теләгенә дә колак салсын. Еш кына шундый күренеш булгалый: бала берне, ә янәшәдәге кемдер башканы тели. Икенче кешенең теләген аңларга тырышырга һәм “Үз теләгемне үтәргә өлгерермен әле” дигән уй белән якын кешеңә ярдәм итәргә кирәк.
Кешеләрдә ялгышмаска. Алар төрле була. Балалар тиз арада ачылып бетмәгән кешеләрдә ялгышмасын, чөнки кеше кылыклары һәм сөйләшүе белән акрынлап ачыла. Бала бу кешенең фикерләү алымы аныкыны белән туры килүе, килмәвен аңларга тиеш.