Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
18 сентябрь 2019, 14:05

“Театраль Идел буе” белән сез танышмы?

“Театраль Идел буе” округ фестиваленең соңгы этабына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән студентларның - 14 һәм мәктәп укучыларының 14 спектакле финалга чыкты.

“Театраль Идел буе” округ фестиваленең соңгы этабына Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән студентларның - 14 һәм мәктәп укучыларының 14 спектакле финалга чыкты.

Финалчы спектакльләрнең видеоверсияләрен http://театральноеприволжье.рф/ сайтында карарга һәм үзенә охшаган спектакль өчен тавыш бирергә мөмкин. Фестивальнең җиңүчеләрен тамашачылар үзләре сайлап алачак. Русиядә Театр елына багышланган “Театраль Идел буе” фестивале 27 мартта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән старт алды. Яңа иҗтимагый проект студентлар һәм мәктәп укучылары арасында театр хәрәкәтен популярлаштыруга, яшьләр театр сәнгатен үстерүгә яңа стимуллар булдыруга юнәлдерелгән.

Башкортстанда студентлар коллективлары арасында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының “Ҡорос” халык театры “Тиле яшьлек” спектакле белән иң яхшысы дип табылды. Мәктәп театрлары арасында Гран-прины Межгорье шәһәреннән «Пауза» студиясе алды.
Читайте нас: