Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
10 сентябрь 2019, 13:48

Балет, балет...

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXII халыкара фестиваль ачылды

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXII халыкара фестиваль ачылды

Рудольф Нуриев исемендәге XXII Халыкара балет сәнгате фестивале бию сәнгатен сөючеләргә маяк булып тора. Аның уты башкаладан, республикадан һәм илебездән еракларга тарала. Ул бу һөнәрнең иң яхшы вәкилләрен җыя һәм Уфа берничә көнгә чын балет башкаласына әверелә. Традициягә әйләнгән бу фестиваль дуслык күпере булып тора. Монда балет дөньясының әйдәп баручы профессионаллары очраша, аралаша.


Фестивальне Башкортстан башкаласына беренче тапкыр килгән Наталия Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия музыка театры ачты. “Зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында “Урыс сезоннары – ХХІ гасыр” фонды белән берлектә театр ике кич бер пәрдәле балет тәкъдим итте. Бу — Михаил Фокин куелышында “Шахерезада”, “Шопениана” һәм “Половецк биюләре” балетлары. Бу балетларның премьерасы йөз ел элек Парижда дөньякүләм танылган Сергей Дягилевның “Урыс сезоннары” кысаларында узган. Балетларны хореограф Андрис Лиепа яңарткан.


Русия Зур театры һәм Михайлов театры солистлары башкаруында “Аккош күле” (11 сентябрь) һәм “Мәхәббәт турында легенда” (13 сентябрь) спектакльләре күрсәтеләчәк.

Чиләбе опера һәм балет театры “Кармина Бурана” (17 сентябрь) һәм “Анна Каренина” (19 сентябрь) спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Екатеринбург опера һәм балет театры тамашачыларга “Наяда һәм балыкчы. Сюита”, “Король боерыгы” (фрагментлар), “Вальпургия төне” (21 сентябрь) спектакльләрен алып килә. Фес­тивальдә “Гала-Чайковский” киче үтте. 15 сентябрьдә “Гала-Нуреев” гала-концерты узачак.


Фестиваль 24 сентябрьдә XX гасырның күренекле хореографы, Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате Халыкара фестиваленең алыштыргысыз Президенты, аның авторы һәм аны Уфа шәһәрендә үткәрү инициаторы Юрий Григоровичка багышланган “Гала-Григорович” балет сәнгате йолдызларының грандиоз концерты белән ябылачак.
Читайте нас: