Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
21 Май 2019, 13:14

"Музейлар төне"нә Уфа "Нур" татар театрыннан артислар килде

Халыкара музейлар төне дөньяның 150дән артык илендә рәсми бәйрәм итеп санала. Бу төнне музейларның ишекләре һәркем өчен ачык, монда төрле лекцияләр, экскурсияләр, тамашалар оештырыла.

Быелгы музейлар төне Театр елына багышланды. Район тарих-туган якны өйрәнү музее “Музейлар төне-2019” Халыкара акциягә кушылды, бу уңайдан “Камелот” кафесында җылы һәм матур кичә үтте. Аның мәртәбәле кунаклары — “Нур” дәүләт татар театрының әйдәүче актрисасы, якташыбыз Рида Фәхрисламованы, шулай ук Лина Ганиеваны, көлке һәм юмор остасы Альберт Уразмәтовны, сәнгать училищесы студенты Азат Кадыровны тамашачы көтеп алды. Бәйрәмдә шулай ук Уфа шәһәрендә “Аскын якташлыгы” берлеге җитәкчесе Рәмил Рәфыйков та катнашты.

Рида Фәхрисламованың Альберт Уразмәтов белән башкарган җырлы-моңлы, көлкеле тамашалары көчле алкышларга күмелде. Лина Ганиева, Азат Кадыров халык һәм эстрада җырларын бүләк итте. (Бу хакта тулырак гәзит битләрендә укыгыз).
Читайте нас: