Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
19 апрель 2019, 11:56

Мәдәни учак дөрли

Карткисәк авылы халкы уңганлыгы, диндарлыгы, җыр-моңга маһирлыгы, спорт сөюе, үзара татулыгы, төрле кәсепкә осталыгы белән дан тота.

Карткисәк авылы халкы уңганлыгы, диндарлыгы, җыр-моңга маһирлыгы, спорт сөюе, үзара татулыгы, төрле кәсепкә осталыгы белән дан тота. Шуңа күрә дә республикада старт алган “Аек авыл” проектына беренчеләрдән булып кушылдык.

Авылдашларыбыз бер-берсенә ак көнләшү белән карап, кемузардан зур-зур өйләр сала, йорт-курасын төзекләндерә, борынгы халык кәсепләрен тергезә, начар гадәтләрдән арынып, сәламәт тормыш рәвеше алып бара, спорт һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Күптән түгел Башкортстанның 100 еллыгына багышлап куйган концертыбыз моңа ачык дәлил. Бай эчтәлекле концертыбызның сценариен бергәләп төзедек, тормышка актив карашлы, сәләтле авылдашларыбызны чакырдык. Төрле һөнәр ияләре эшләре тыгыз булуга карамастан, барысы да теләп ризалашты һәм искиткеч матур тамаша килеп чыкты. Моңлы сандугачларыбыз — Лидия Харисова, Фәнисә Зиева, Флидә Әбрарова, Ильвира Адыева башкарган җырлар күңелләрнең иң нечкә кылларын чиртте. Сигезенче сыйныф укучысы Юлай Хәйруллинның “Башкортстан” шигырен сәнгатьле укуы һәркемдә туган республикабыз өчен горурлык хисе уятты. Гөлфинә Исмаеваның өзә басып биюе йөрәкләрне җилкендерде. Оста баянчыбыз һәм җырчыбыз Зөлфәт Мөхәмәтнуровның чыгышы беркемне дә битарарф калдырмады. Ә Лидия Харисова җитәкләгән Динара Нурмөхәмәтова, Ильмира Гәрәева, Фәнисә Зиева, Зифа Исмаева, Ильвира Адыева, Гөлфинә Исмаева, Флидә Әбраровадан торган “Сердәшләр” фольклор ансамбле чыгышы концертыбызның йөзек кашы булды. Концертны матур шигырь юллары белән бизәп Динара һәм Ришат Нурмөхәмәтовлар алып барды, ә Бөре шәһәрендә белем алучы студент Айдар Нурмөхәмәтов музыкаль яктан бизәде.

Арытаба шушы ук программа белән Чишмә-Үрәкәй авылы клубында чыгыш ясадык. Халык бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде һәм матур ял бүләк иткәнебез өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Ришат Нурмөхәмәтов, Карткисәк мәдәният йортының II категория методисты.
Читайте нас: