Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
19 апрель 2019, 12:12

Дуслык килешү белән ныгытылды

18 апрельдә Республика йортында Башкортстан белән Татарстанның рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре очрашуы булды.

18 апрельдә Республика йортында Башкортстан белән Татарстанның рәсми һәм эшлекле даирәләре вәкилләре очрашуы булды. Чарада Татарстан һәм Башкортстан Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм социаль хезмәттәшлек турында рәсми килешү төзелде. Мөһим документка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйдылар.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, бүгенге Хөкүмәтара килешү зур әһәмияткә ия.

- Күп кенә Башкортстан предприятиеләре Татарстан предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Әмма ике республика арасында товар агымын тагын да арттырырга, товарлар исемлеген елдан-ел киңәйтергә кирәк. Татарстан көннәрен үткәрү безнең хезмәттәшлек офыкларын киңәйтәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Бу максатлар өчен якын арада Татарстанда Башкортстан вәкиллеге ачылачак. Татарстанның Башкортстандагы шундый ук вәкиллеге эшли инде.

- Безнең мәдәниятебез аерылгысыз. Безнең балалар - сездәге, ә сезнекеләр бездәге уку йортларында белем ала, алга таба да хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Изге ниятегез һәм дустанә мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - диде Радий Хәбиров.

- Башкортстан Русия республикаларыннан беренче булып хәзерге дәүләтчелегенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Үзенең юбилеена ул яхшы икътисади күрсәткечләр белән килде. Ышанам, безнең төбәкләр үзара файдалы хезмәттәшлек өчен бай потенциалны гамәлгә ашыра алачак. Ике республика арасында һәрвакыт дустанә мөнәсәбәтләр булды һәм булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Башкортстан Татарстанның стратегик партнеры. Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, дин, икътисади кызыксынуларыбыз бәйли. Күп гасырлык тарихыбызда халыкларыбыз арасында бары тик дустанә мөнәсәбәтләр булды һәм булачак.

Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка Башкортстанда яшәүче татарларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларына игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров Указы нигезендә Башкортстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Салават Юлаев” ордены белән бүләкләнде.



Арытаба төбәкләр җитәкчеләре Радий Хәбиров белән Рөстәм Миңнеханов башкорт милли герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: