Ышаныч
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
11 март 2019, 19:06

Бәхеттән елмая күзләре

— Мәҗит җизнәм оста биюче. Гаилә бәйрәмендә яңа гына бөтерелеп вальс биедек, — дип сөйли Мөнҗия апа Фәүзетдинова, Әмир авылы клубында Госман Садәнең тууына 70 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарадан соң, хатирәләргә бирелеп.

— Мәҗит җизнәм оста биюче. Гаилә бәйрәмендә яңа гына бөтерелеп вальс биедек, — дип сөйли Мөнҗия апа Фәүзетдинова, Әмир авылы клубында Госман Садәнең тууына 70 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чарадан соң, хатирәләргә бирелеп. Фатыйма һәм Мәҗит Лотфуллинарда кунак өстәле сыгылып тора.

Табынга яңа пешкән өй икмәге, кайнар аш чыккач, Госман абыйның иҗатташ дуслары, бигрәк тә Римир Сәлимгәрәев белән кайтып, Фатыйма апа (Госман Садәнең иң олы апасы) белән Мәҗит җизнәләрендә ничек кунак булган мәлләрне сагынып искә алдылар.

— 80 ел яшәдем, 80 көн кебек тә түгел, — дип гомер йомгагын сүтә башлады Мәҗит абый. — Әтиемне күрү бәхете тимәде. Аның хәбәрсез югалуы хакында язу килгәндә миңа нибары өч ай гына булган. Әтием башта фин сугышына алынган, аннары Бөек Ватан сугышында танкист булган. Балачакта күргән авырлыкларны әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әнием Шәмсунә Сөеш авылына кияүгә чыккач, мин Кашка мәктәбендә 7 класс тәмамладым. Аннан соң укып булмады. Яшәргә акча кирәк иде. Төрле җирдә төрле эшләр башкардым. Армия хезмәтен Украинада уңышлы үттем һәм турыга комсомол юлламасы белән Казахстанга эшкә киттем. Целиноград шәһәренә урнашып, иң беренче тракторист-комбайнер һөнәрен үзләштердем һәм уңышлы эш башладым, — дип сөйли ул.

Мәҗит абыйга үзен, тормыштагы урынын озак эзләргә туры килә. Казахстанда күп тә эшләми, туган авылы Әмиргә кире кайтып, Кашкамәлдә Төй елгасында урнашкан ГЭСта электромонтер булып эшли башлый. Бу ГЭС Арбаш, Күчән, Упканкүл авылы якларыннан башлап, Төй буенда урнашкан барлык авылларны электр уты белән тәэмин итә торган була. Шул елларда ул үзенең туган җиреннән башка беркайда да ямь тапмавын аңлап, Аскынга кайтып, училищега укырга керә, шофер һөнәрен үзләштерә. Шулай бер көнне, әнисе янына кайткан чагында, тыкрыкта көянтәгә чиләкләр асып, чишмәгә суга китеп барган чибәр кызны очрата. Бер күрүдә гашыйк була һәм күп тә үтми алар күрше кызы Фатыйма белән өйләнешә.

— Фатыйма бик чибәр иде, тынычлыгым югалды. Ничек үземнеке итәргә дип күпме йокысыз төннәр үткәргәнмендер. Әлбәттә, шундый чибәр, булдыклы, акыллы кызның күңелен яулау, әти-әниләренең ризалыгын алу җиңелдән булмады. Әмма мин дә бирешә торганнардан түгел, — дип шаяртып сөйли Мәҗит абый.

— Шәһәрдән-шәһәргә йөргән, нишләп шунда ак чәчле, зәңгәр күзле марҗа кызы булмадымы икән?! — ди Фатыйма Мөхтәсәр кызы Мәҗит абыйның шаяруын куәтләп, шуннан тагы да өстәп: «Әлдә ярый кайткан, минем бәхетемә булган икән», — ди сөекле кешесенә ихлас елмаеп. Чынлап та, Мәҗит абый да авылның иң шәп егетләренең берсе була шул.

Менә шулай, алар дөнья корып яшәүләренә дә 54 ел үтеп киткән.

— Әйе, гомер, аккан су кебек, кичә генә бергә яшәвебезгә 50 ел — алтын юбилеебызны олы бәйрәм итеп уздырган идек, дип аптырап утыра үзләре дә. Лотфуллиннар гаиләсе авылда һәрвакыт үрнәкле булды. Гаиләдә бер кыз, дүрт ул матур тәрбия алып үсеп, бүген инде үзләре гаиләле. Авылдашлары алдында бу гаилә фидакарь хезмәте, матур, үрнәкле балалар үстерүе, тырышып дөнья көтүләре белән ихтирам казанган. Аларның йорты бүген дә ерактан ук төрле төсләр белән балкый, йорт-кура төзек. Күпсанлы туганнарын колач җәеп, көләч йөз, тәмле ризыклары белән каршы алалар. Лотфуллиннарга карап, нәкъ шулай яшәгәндә генә алар кебек тигез-тиң булып, бәхетле картлык көннәренә җитәргә буладыр, дип уйлыйсың.

Фәйрүзә Юнысова.

Зинира Батырова фотосы.
Читайте нас: