Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
17 гыйнвар 2019, 16:46

Авылымның моңлы сандугачы

Балачактан бергә килгәнбез дә,

Балачактан бергә килгәнбез дә,

Төрле якка китеп беткәнбез.

Шул чакларның матур хатирәсен

Күңелләрдә мәңге сакларбыз.

Хәтеремдә, без бәләкәй чакта күршебезгә бер гаилә күчеп кайтты. Аларның гаиләсендә гадилеге, тыйнаклыгы белән үзенә җәлеп иткән Рәзидә исемле кызлары да бар иде. Өстәвенә, ул бик матур итеп җырлый, бии, гармунда да уйный иде.

Мин бүген язмамда кечкенәдән үзендә шундый күркәм сыйфатларны булдыра алган, әлеге көндә зур сәхнәләрдә чыгыш ясап танылу тапкан Рәзидә Әхмәтова турында язарга телим.

Балачак ничек кенә матур hәм кадерле булмасын, без анда кунак кына.

Алда студент еллары … Билгеле, Рәзидә Уфа сәнгать училищесына укырга керде. Ялга кайткан студентларны авылда үткәрелгән бәйрәм концертларына дәшәләр иде. Кышкы каникул вакытында тирә-як авылларга да концерт белән чыгабыз. Чыгабыз димен, чөнки без дә катнаша идек ул концертларда. Клубта Көтмәстау авылыннан күчеп килгән Исламов Альберт эшләгән чаклар хәтердә уелып калган. Ул үзе дә бик матур итеп җырлый. Концертның күп өлешен Альберт белән Рәзидә чыгышы тәшкил итә. Үзешчән артистлар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Ул чакта хәзерге кебек яхшы магнитофоннар да юк. Авылның оста баянчылары музыкаль яктан бизи. Бу чакта инде кыюланган булганбыз. Ә кечкенә чакта безне беренче тапкыр чыгыш ясарга чакырган Әхсәнова Венера апага чын күңелдән рәхмәтлебез. Шунда эшләнгән беренче адымнар безнең һөнәри эшебездә һәрчак ярдәм итте.

Яшь чак — яшьнәр чак дип, бер дә юкка әйтми шул халык. Авыр булып түгел, күңелле, матур булып истә калган ул мәлләр. Сәхнә артындагы «артист» тормышының мәзәкләрен әле дә искә алабыз.

Рәзидә Гайнетдин кызы 1968 елның 19 августында Төмән якларында туган. Язмыш җилләре аларның гаиләсен Башкортстанга алып кайткан. Аның әнисе Зәнфирә Гыйльмихан кызы Аскын районы Яңавыл авылы кызы, ә әтисе Гайнетдин Җәләл улы җыр-моң үзәге булган Казан якларыннан. Әтисе гармунчы, әнисе һәм әнисе ягыннан туганнары да җыр осталары.

Мәктәп еллары Базанчат авылында уза. Монда 9-10 класслар булмаганлыктан, урта мәктәпне Кышлау-Елга авылында тәмамлый. Өлгергәнлек аттестатын кулына алгач та, үзенең балачак хыялы булган сәнгать дөньясына юл ала. Кешегә сәләтнең күпмедер өлеше табигатьтән бирелә, ә калганын ул үз тырышлыгы белән тулыландыра. Менә шундый уй-ниятләр белән янган авыл кызы башкаланың сәнгать училищесы студенткасы булып китә һәм 1989 елда «хор һәм ансамбль җырчысы, эстрада солисты» белгечлеге буенча диплом ала.

Хезмәт юлын Аскын районының Иске Казанчы мәктәбендә җыр дәресе укытучысы һәм пионервожатый булып башлый. 1992-2007 елларда шунда ук Аскын музыка мәктәбенең вокал һәм фортепиано буенча филиалын ачалар. Менә шул дәвердә ул үзенең дөрес юлдан баруына ныклап төшенә, чөнки дәресләренә теләп йөрүче балалар, хәтта шул юлны сайлаучылар да була. Әйтергә кирәк, хәзерге көндә зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган Чулпан Гафурҗанова аның укучысы. Ул бүгенге көндә Нефтекама филармониясе солисты. Уллары Алмаз — Шакша бистәсе мәктәбендә курай дәресләре алып бара, кызлары Миңсылу һәм уллары Фирузат сәнгать институты студентлары.

Рәзидә Гайнетдин кызы 2002 елда белемен камилләштерү өчен Уфа дәүләт сәнгать академиясенең башкорт музыка факультетына укырга керә. Диплом эше итеп үзебезнең якташ язучыбыз Кирәев Әхнәф Нури улының (тәхәллүсе Кирәй Мәргән) фольклор сәнгать эшен ала һәм инструменталь башкару белгечлеге буенча диплом алуга ирешә.

Әлеге көндә Әхмәтовлар гаиләсе Балтач районында яши һәм эшли. Язмышларына сөенеп, аларның тырышлыкларын күрүче, хезмәтләренә дөрес бәя бирүче, күңелләрен аңлаучы җитәкчеләр, хезмәттәшләр белән хезмәт юлын үтәләр. Бар күңелләре белән матурлыкка омтылган гаилә өчен бу бик мөһим. Рәзидә Әхмәтова бигрәк тә үзенә ярдәм кулын сузган, вакытында сәләтен күрә алган Балтач музыка мәктәбе директоры Хаҗимов Хәнис Ситдыйк улына рәхмәтле.

Рәзидә һәм Фәнзәт Әхмәтовлар берсеннән-берсе тырыш дүрт балага гомер биргән. Әйткәнемчә, өчесе инде зурлар, әнисе юлыннан атлыйлар, ә кече кызлары Алсу икенче сыйныф укучысы. Илһам чишмәләре ташып торган Рәзидә Гайнетдин кызы буш вакытларында шигырьләр яза, көйләр иҗат итә, төрле конкурсларда катнаша. Шулай ук оста хуҗабикә икәнлегенә дә шигем юк. Инде күптән очрашканыбыз юк, аның турында интернет челтәреннән, телевизордан күреп беләм, үземдә шундый балачак дустым булганына горурлык хисе йөртәм.

Аның иҗади эшчәнлегенә бирелгән исемнәре, бүләкләре чиксез. Шулай да “Синең өчен иң зур бүләк кайсысы?” дигән сорауга ул өч исемне атады: 2004 елда «Дуслык моңы» бәйгесендә — лауреат, 2009 елда «Озын көй» төбәкара конкурсында — Гран-при, 2015 елда «Юлдаш җыры»нда — 2 урын. — Юлдаш җыры миңа юл күрсәтте, — дип шатлыгын бүлеште Рәзидә.

Аның иҗатташ дуслары төрле районнарда яши. Мәсәлән: Гөлнара Мәхиянова Дүртөйледән, Фәнүзә Нәбиуллина Учалы якларыннан.

Үзенең иҗатында Рәзидә Әхмәтова әти-әнисенә, туганнарына, туган ягына дан җырлый. Үткән елда ул Балтач мәдәният йортында «Күңелемдә былбыл сайрый» исемле иҗат кичәсен уздырды. Анда аның укучылары, дуслары, гаиләсе чыгыш ясады. Пермь крае башкортлары Корылтае рәисе Рәсил Тимергазе улы Мөхәмәтҗановның Рәзидә Гайнетдин кызына башкорт сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен тапшырган Мактау грамотасы үзе ук мәртәбә булды. Монда шулай ук «Венера апа» сәхнәсендә бергә чыгыш ясап йөргән балачак дусты Зәвия Махатова да сүз алды. Әйткәндәй, Зәвия үзе әле дә сәхнәдә.

Әхмәтовларның гаилә ансамбле дә бар. Фәнзәт белән бергә башкарылган дуэтлары да һәр бәйрәмнең яме булып тора.

Күптән түгел БСТ каналының «Сәлам» тапшыруы кунагы булды Рәзидә.

Республиканың күренекле артисты, шулай ук якташыбыз Марат Шәйбаков белән Аскын районының җиде могҗизасын барлады алар.

Бер язмада барысын да язып бетереп булмый. Эшлим, иҗат итәм дигән кешегә юллар ачык. Бары тик үз сәләтеңне яшерми үстерергә омтыл. Илләребез тыныч булсын да, сәламәтлектән аермасын Ходай. Һәркемнең язмышы үз кулында, үз акылында. Тормышта үз урыныңны табу — зур бәхет. Йолдыз булып кабынырдай укучылары булган укытучы Рәзидә Гайнетдин кызының да сайлаган кыйбласы хак дип әйтер идем.

Кеше дөньясы куе урман кебек. Эченә кермичә аның нинди хәлдә икәнлеге аңлашылмый. Елмаеп-көлеп, сәхнәләрдә чыгыш ясап йөрүче дустымның бары да ал да гөл кебек тоела иде. Аның турында язарга уйлап шалтыраткач, язмышында төрле чаклар булуын аңладым. Күңел төшенкелегенә бирелгән чаклары да, борчулары да булган. Юлында очраган авырлыкларны җиңәргә гаиләсенең ныклыгы, җыр сәнгатенә мәхәббәт, яхшы күңелле кешеләр ярдәм иткән.

Бүген инде Әхмәтовлар гаиләсе чын мәгьнәсендә бәхетле һәм язмышларына рәхмәтле.

Флидә Фәтхиева.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: