Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
14 гыйнвар 2019, 18:14

Җәядән ук ату

Карткисәклеләр күпләребез өчен гадәти булмаган җәядән ук ату спортын үзләштерү буенча беренчеләр булды.

Карткисәклеләр күпләребез өчен гадәти булмаган җәядән ук ату спортын үзләштерү буенча беренчеләр булды.

Җәядән ату буенча үтәрелгән ярышларда Вилдан Харисов һәм Рәсүл Муллахмәтов (Карткисәк авылы) республиканың төньяк районнары арасында беренче укчылар булды. Үсмерләр арасында Баек Айдар кубогына уздырылган «Угатар» турнирында Вилдан һәм Рәсүл бу ярыш төре буенча яхшы нәтиҗәләр күсәтеп, 52 ярышчы арасында иң яхшы 20 укчы исәбенә керде.

Капиталь ремонттан соң спорт залын ачу тантанасында да алар бик күркәм һәм җиренә җиткереп эшләнгән спорт номерлары белән чыгыш ясап, җәядән ук ату алымын күрсәтте. Башкорт киемнәре кигән һәм кулларына җәяләр тоткан егетләргә карап, һәркем горурлык хисе кичерде. Күңелләрне тетрәндерерлек итеп уйнаган көй астында Вилдан белән Рәсүл җәяләрен мишеньгә төзәп атты һәм уклары кап уртасына эләкте.

Бигрәк тә егетләрнең күкрәкләрен киереп, дөрес басып торуы һәм зур осталык белән эш итүе барысын да сокландырды. Егетләрнең һәр хәрәкәтен кабатлап, залга кечкенә укчылар йөгереп чыкты. Аларның кулларында уенчык җәяләр иде. Бу тамаша һәркемне тарихыбыз төпкеленә алып кайтты, дисәк тә хата булмас. Ә кечкенәләрнең үрнәк алыр кешеләре бар.
Читайте нас: