Зур юлларга алып чыктың да син,
Ташлап киттең авыр чагымда.
“Уф” та дими, туганнарым белән,
Бар да таныш, бар да якыннар.
Бүген менә күзләреңә карап,
Хокук даулар өчен хакым бар!
Кулларымнан тотып алып киттең,
Читтә әйбәт, диеп, котыртып.
Тормыш сынауларын алга куйгач,
Качтың “төп башына” утыртып...
Ташладың да куйдың мине, Язмыш,
Көче җитәр моның дидеңме?
Әллә инде каты кулларыңның
Ник ташладың, әллә, кирәкмәгән
Бер адәмдер бу да дидеңме?
Хәзер күңелең тынычлап калдымы,
Ятим бер баланы җиңдеңме?
Бишектән үк ничәмә егылттың,
Түзәр әле, түзәр, дидеңме?
Усал итеп күзләремә баккач
Горур башын ияр, дидеңме?
Юк, җиңмәдең, димим, көчле бит син,
Дуслар туган якта, эч серемне
Туры килә җилгә сөйләргә...
Мин җиңелдем, Язмыш, син – җиңүче!
Күргән михнәтләрне, рәхәтләрне–
Үлчәүләргә салып барын да...
Сынаулар күп булган, җитәр инде,
Бирче, миңа, дуслык кулыңны!
Ныклы саулык бирче, бәхет бирче,
Атлар өчен калган юлымны!
Бирче, Язмыш, дуслык кулыңны!