Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
14 декабрь 2018, 12:31

Илемә, халкыма сөюем — шигырьләремдә

Киләсе ел Русиядә Театр елы дип игълан ителү сәбәпле, районда мәдәният өлкәсендә нинди эшләр алып барылуы һәм нинди казанышлар барлыгы турында Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Альфред Хаҗимуллин белән әңгәмә кордык.

Киләсе ел Русиядә Театр елы дип игълан ителү сәбәпле, районда мәдәният өлкәсендә нинди эшләр алып барылуы һәм нинди казанышлар барлыгы турында Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Альфред Хаҗимуллин белән әңгәмә кордык.

— Альфред Зәүкатович, район мәдәният йорты ремонтка ябылса да, эшләр тукталмагандыр, мөгаен. Нинди тормышта кайнап яшисез әле?

— Барлык хезмәткәрләр дә шул ук режимда эшли, бер түгәрәкнең дә эше туктатылмады, төрле чаралар оештырыла, конкурс-фестивальләрдә катнашабыз һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәбез, мактауга лаек казанышларыбыз да бар. Мәсәлән, күптән түгел “Бүләк” халык театры коллективы Фәрдүнә Касыймова призына “Тамаша” республика фестивалендә катнашты һәм “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә билгеләнде.

— Сезне дә зур җиңү яулап кайткансыз дип ишеткән идек, шул хакта җентеклерәк сөйләп үтмәссез микән?

— Башкортстан Республикасы дәүләт (муниципаль) власть органнары эшчәннәре һәм хезмәт коллективлары арасында “Башкортстан — горурлыгым минем” республика үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үткәрелде. Анда безнең районнан мин, Венер Шәйнуров һәм “Күкчәчкә” балалар бакчасының вокаль төркеме катнаштык. Республикабызның барлык районнарыннан катнашучылар булу сәбәпле, башта берничә сайлап алу туры булды, безнеке 19 майда үтте. Ә менә 30 ноябрьдә Уфада Конгресс-холлда йомгаклау туры һәм Гала-концерт булды. Мин “Автор әсәре” номинациясендә беренче урын яуладым, моны иҗатыма югары бәя дип кабул иттем.

— Сезнең моңа кадәр дә матур казанышларыгыз бар иде шикелле?

— Сентябрь ахырында Николо-Березовка авылында “Ата-бабалар авазы” төбәкара әдәби-шигъри фестиваль-конкурсы үтте. Анда Башкортстан, Удмурт Республикаларыннан, Пермь крае, Свердловск өлкәсеннән килгән 48 кеше катнашты. Шигырьләр татар, башкорт, рус телләрендә яңгырады. Бездән мин, Александр Белозеров, Лидия Михеева, Фәгыйлә Фәтхуллина катнаштык. Анда һәвәскәр шагыйрьләр һәм шигырь укучылар көч сынашты, конкурсантлар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Александр Белозеров өченче урын алды, ә мин “Шагыйрь-публицистлар” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләндем. Гран-прины якташыбыз Михаил Ильич Ковин алды. Дипломнарны жюри рәисе Хөрмәтулла Үтәшев тапшырды. Шунда ук Гала-концертта катнашып, дүрт шигыремне укыдым.

— Бу бәйгедән нинди тәэссоратлар алдыгыз, ягъни күңелегезгә үтеп кергәне нәрсә булды?

— Андагы искиткеч җылы мохит, конкурсантлар арасында бернинди көндәшлек хисе юк. Төрле милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәт беркемне дә битараф калдырмады, бик күп дуслар таптык, әле дә араларны өзми аралашып торабыз. Аннары РФ Язучылар союзы әгъзасы, журналист, танылган якташыбыз Федор Дмитриевич Бредневның безне каршы алып, барысын да оештырып, ихлас ярдәм итеп, озата йөрүе бик ошады. Бер сүз белән әйткәндә, фестиваль тик уңай тәэссоратлар калдырды, матур кичерешләргә бай булды, илһам алып арытаба да иҗат итәргә дәртләнеп кайттык.

— Альфред Зәүкатович, гәзит укучыларыбызга тәкъдим итәргә яңа, кем әйтмешли, табадан төшкән генә берәр шигырегез бармы?

— Бар, әлбәттә, шушы көннәрдә генә яшьлегемне искә алып, авылга багышлап шигырь яздым. Аны шунда ук социаль челтәрдәге “Сыйныфташлар” битенә куйган идем, бәлки, кемдер укыгандыр да инде.

— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүегезне телим.

Миләүшә Хөсәенова.


Читайте нас: