Районыбыз сәләтле, җыр-моңга гашыйк, илһамлы, сәнгатьле кешеләргә бай. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки шундый хозур табигать, саф сулы чишмәләр, бизәкле келәмне хәтерләткән чагу чәчәкле, җиләкле болыннар, урман-кырлар,мәгърүр кыя-таулар, әлбәттә, күңелдә илһам уята. Кемдер күңел хисләрен шигырь юлларына сала, ә кемдер гармун телләрен барлап, матур көй-моң суза.
Шундый милли көйләребезне саклап, яшь буынга җиткерүче моңлы якташыбыз Равил Сәлиховны белмәгән кеше бик сирәктер, чөнки ул төрле мәдәни чаралар, фестиваль-конкурсларда катнаша, халкыбызның үлмәс борынгы көйләрен дә, яшь композиторларның заманча моңнарын да бердәй оста башкара. Ул төрле дәрәҗә конкурсларда унҗиде тапкыр катнашып, район намусын лаеклы яклаган кеше.
Быел да Пермь крае Октябрьск поселогында “Хлебный спас” бәйрәме чикләрендә үткәрелгән “Уйна, гармун! Чыңла, такмак!” конкурсында I урын яулап кайтты. Геннадий Заволокинның иҗади төркеме тарафыннан оештырылган бу конкурста Свердловск өлкәсе, Удмуртстан Республикасы, Пермь краеннан катнашалар, ә менә Башкортстаннан Равил Сәлихов берүзе генә була. Шулай булгач, ул район гына түгел, республика данын да яклады дигән сүз. Төрле җирләрдән килгән осталар арасында җиңү яулау, әлбәттә, җиңел булмый. Әмма Равил абыйның тугры дусты гармуныннан агылган туган ягыбыз көйләре барысын да әсир итә. Жюри әгъзаларында җиңүне кемгә бирергә, дигән икеләнүгә урын калдырмый.
Осталарның остасы булган гармунчы якташыбыз Равил Сәлиховка җиңүче дипломын һәм истәлекле бүләкне Геннадий Дмитриевичның бертуганы Антон Заволокин тапшыра һәм киләчәктә дә илһам чишмәләре саекмавын, милли мәдәниятебезне үстерүдә, яшь буынга тапшыруда уңышлар тели.
Туган ягыбызның гәүһәр бөртекләредәй шундый сәләтле, тынгысыз кешеләре белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Аңа киләчәктә дә халкыбызның алтыннан да кыйммәт моңнарын саклау, тергезү, буыннан-буынга тапшыру эшендә җиңеллек, бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман телибез.