Район авылларында “Саумысыз, авылдашлар!”, “Шәҗәрә”, Урам бәйрәмнәре үткәрелүе дәвам итә. Еракларда яшәгән авылдашлар, гомерләрен чит якларда үткәргән туганнар очраша, балачаклары, яшьлек еллары үткән сукмакларны һәм нәсел җепләрен барлый.
Июнь аеның соңгы атнасында Иске Мотабаш авылында да “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп үтте. Шунда ук Мөхәмәтьяр нәселенең шәҗәрәсе белән таныштыру һәркемдә үзенең нәсел җебен барлау теләген тудырды. Биредә булучылар туганнарын, ерак ата-бабасын хәтерләде. Ул көнне кояш та һәркемне иркәләргә теләгәндәй, чагу нурларын мулдан өләште. Тирә-якка агылган дәртле моңнар, җырлар күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, туган җирнең, туып-үскән нигезнең никадәр кадерле булуына тагын да бер ишарә булды. Һәр җирдә шау-шу, очрашу куанычын кичерүчеләрнең шатлыклы сөйләшүе, көлешүе авылдашларның сагынып һәм күрешергә ашкынып кайтканлыгын күрсәтеп тора иде.
Чараны Иске Мотабаш авыл биләмәсе башлыгы Азат Галимҗан улы ачып, кайткан һәм килгән кунакларны, авылдашларны тәбрикләде.
— Авыл бәйрәме — хезмәт сөючән, тырыш, уңган халыкның күңелле һәм матур итеп ял да итә белүен, җыр-моңга осталыгын, зирәклеген тагын да бер кат исбатлаучы чара. Мотабаш авылы талантлы, тырыш, эшсөючән, тормышны яратучы кешеләре белән аерылып тора. Алар эштә дә сынатмый, матур итеп ял да итә белә. Киләчәктә дә авылның ямен җибәрми, тәрәзәләрдә утларны сүндерми яшәргә, эшләргә язсын, — диде һәм бәйрәмне оештыруда ярдәмләшкән, шулай ук ел буена барлык чараларда да актив катнашканнарга истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Арытаба сүз килгән кунак — район хакимияте мәгълүмати-аналитика бүлегенең баш инженеры Ришат Лотфуллинга бирелде. Ул биредәге барлык халыкны күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, районда башкарылган эшләр белән кыскача таныштырып үтте. Район тормышында актив кайнаган, үз эшен белеп, тырышып башкарган авыл Советы башлыгы Азат Фәйзуллинга район хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Киләчәктә дә мотабашлыларга уңышлар гына юлдаш булуын теләде.
Арытаба бәйрәмне авылның үзешчән сәнгать осталары һәм район мәдәният йортының артистлары катнашлыгында чагу концерт номерлары дәвам итте. Шул ук вакытта Мөхәмәтьяровлар нәселенең вәкилләре үзләренең шәҗәрәсе белән таныштырды, барысы да бергә җыелып фотога төште. 85 яшьлек Саҗидә Гыймай кызы нәселләренең иң олы кешесе буларак, авылдашларына, якыннарына исәнлек-саулык, киләчәктә дә мондый очрашуларның кабатланып торуын теләде. Балаларының, туганнарының кайтуы, алар белән очрашуы үзе бер гомер икәнлеген билгеләде. Шушы ук нәселнең килене Илсөяр Сафый кызының (73 яшь) сүзләре дә яшьләргә әманәт булып яңгырады.
— Ун бала тәрбияләп үстердем: биш кыз, биш малай. Бүген 30 оныгым, өч туруным бар. Аларга куанып бетә алмыйм. Тормыш иптәшем яшьли генә якты дөньяны (57 яшьтә иде) калдырып китте. Бәләкәемә 8 яшь кенә иде. Шулай да Ходай ярдәмен бирде, балаларыма тиешле тәрбия бирә алдым, дип уйлыйм. Хәзер яшьләр бер яки ике генә бала үстерә, шунысы күңелне кыра. Тормыш элек тә бик җиңелдән түгел иде, авырлык белән яшәдек. Хәзер зарлансак та, кияргә киеме, ашарга икмәгебез бар. Авылыбызда балаларның шат тавышы тынмасын иде. Алар безнең киләчәгебез бит, — диде ул. Биредәгеләрнең, шулай ук кайтучыларның сәхнәгә менеп, туган төбәгенә багышлап язган шигырьләрен укуы да бәйрәмне күркәмләндереп җибәрде. Илебезнең төрле җирләрендә яшәүче һәм бүгенге чарага ашкынып кайткан Садыйковлар нәселе һәрчак активлыклары белән аерылып тора, ди авылдашлары. Алар әле дә балалар өчен “кәнфит яңгыры” әзерләгән иде. Кечкенәләр тәмлекәчләр белән рәхәтләнеп сыйланды. Шул ук нәсел вәкиле Эльвира Хәбибуллинаның мари, рус, татар биюләрен өзә басып башкаруы, Екатеринбург шәһәреннән кайткан бертуган кечкенә Аделина һәм Данис Мөхәмәтҗановларның матур итеп татар телендә җырлавы һәркемнең күңеленә хуш килде, алкышлар, дәртләндергән тавышлар озак тынмады. Нинди бәйрәм халык һәм спорт уеннарыннан башка булсын инде?! Бүләкне баудан кисеп алу, көянтәләп су ташу, сыңар галош киеп йөгерү, капчык белән сугышу һәм башка уеннарда кечкенәләр дә, олылар да теләп катнашты һәм бүләкләр отты. Шуны да билгеләп китәсе килә, Гаилә елы уңаеннан бәйрәмдә авылның күп балалы гаиләләрен дә атап үттеләр. Байбурин һәм Гыймаевлар бишәр бала тәрбияли. Әйткәндәй, алар «Ана даны» медале бүләген алу бәхетенә дә ирешкән.
Туган жир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә яки иткән, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.
Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын өйрәнү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Киләчәктә дә шундый бәйрәмнәр үткәрелеп, очрашып, нәсел җепләрен суытмый яшәргә язсын.