Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
3 апрель 2018, 16:26

Сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк

Тирә-юньдәгеләргә җылылык, мәхәббәт һәм шатлык-куаныч бүләк итү дигән үзенчәлекле һөнәр бар.

Тирә-юньдәгеләргә җылылык, мәхәббәт һәм шатлык-куаныч бүләк итү дигән үзенчәлекле һөнәр бар. Бу сүзләр мәдәният хезмәткәрләренә атап әйтелгән. Алар иҗади күзлектән карап бихисап чаралар, бәйрәмнәр әзерли һәм югары дәрәҗәдә оештыра. Һөнәри бәйрәмнәрне дә алар катнашлыгыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Яңа Кара авыл мәдәният йорты методисты Фәнзилә Әхтәмовага югарыда билгеләп үткән барлык хак сүзләр дә хас.

Авыл җирендә мәдәният хезмәткәре булып эшләү бик җиңелләрдән түгел. Чөнки биредә күңел ачу үзәкләре юк, шунлыктан клуб — мәдәният учагы, бердәнбер ял итү урыны булып кала. Авыл халкының мәдәни тормышы күпчелек очракта аның эше ничек оештырылуына бәйле. Фәнзилә Фәниз кызы бу эшчәнлеккә 17 елдан артык гомерен багышлаган, шуңа да ул — тормышының аерылгысыз өлеше.

Ул бәләкәйдән җырларга һәм биергә ярата. Сәхнәдә чыгыш ясау теләге аны Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәният техникумына китерә. Анда “Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык иҗаты” белгечлеген үзләштереп, хезмәт эшчәнлеген Яңа Кара авыл клубында башлый. Дәрте ташып торган тырыш кыз сәнгать дөньясына чума. Халык та аны беренче көннән үк үз итә.

Балалар белән дә, өлкәннәр белән эшләргә туры килә. Чараларда катнашу өчен бервакытта да, беркемгә дә ялынганым юк, һәрвакыт килешеп эш итәбез. Якташларым бәйрәмнәрдә теләп катнаша, зур канәгатьлек белән җырлый, бии, кирәк икән, спектакпьләрдә дә уйныйлар. Барлык чара да мәктәп һәм китапханә белән берлектә үткәрелә, — ди ул эше турында.

Фәнзилә Фәниз кызы — энергиясе, иҗат чишмәсе ташып торган, эшенә тугры, гашыйк булган кеше. Аның һәрвакыт иҗади уй-фикерләре, планнары мулдан. Тик менә аларны гамәлгә ашыру гына елдан-ел авырлаша, чөнки авылда халык саны кими, укучылар аз. Әмма булдыклы ханым төшенкелеккә бирелми, кул кушырып утырмый. Бүген авыл мәдәният клубында республикада игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан “Театраль рампа-2018” үзешчән театр коллективларының район смотр-фестиваленә Фларид Бүләковның “Әбиләргә тагын ни җитми?” пьесасы буенча әзерлек бара.

Тынгысыз ханым ару-талуга, өй мәшәкатьләренә зарланмый, эшендә билгеләнгән максатка ирешү өчен бар көчен сала. Ул тырыш, җаваплы хезмәткәр генә түгел, ә кадерле, сөекле әни, ышанычлы тормыш иптәше дә. Хәләл җефете Данфир Җиһанша улы белән биш ул тәрбиялиләр. Сәләт нәселдән килә, диләр. Күрәсең, бу чынлап та шулай. 7нче сыйныфта укучы Денис бию белән мавыга, район Мәдәният йортының бию коллективында (җит. Урал Мансуров) шөгыльләнә.

Балаларның уңышы икеләтә куанычлы. Денисыбыз район концертларында катнаша, хәтта коллектив белән республика конкурсларында район намусын яклады, — диләр горурлык белән Әхтәмовлар.

Әхтәмовларның йортыннан һәрвакыт җылылык, назлылык, изгелек нурлары бөркелә, тирә-юньдә чагу бәйрәм чаткысы чагыла. Биш малай бер-берсенә ярдәмчел, өлкәннәргә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәнеп үсә.

Лилия Шәрифгалиева.

М.Юнысов фотосы.
Читайте нас: