Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
13 март 2018, 11:59

Җыр-моңга гашыйк күңелләр

Аскынлылар күп еллар гармунда өздереп уйнап җырлаучы апалы-сеңелле — Рәзинә Фәйзуллина, Сабирә Гыйльманшина, Рәсимә Нурмөхәмәтованы күреп соклана.

Аскынлылар күп еллар гармунда өздереп уйнап җырлаучы апалы-сеңелле — Рәзинә Фәйзуллина, Сабирә Гыйльманшина, Рәсимә Нурмөхәмәтованы күреп соклана. Алар республика һәм аннан читтә оештырылган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Күптән түгел Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов исемендәге «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм!» 3нче Бөтен- русия татар җырын башкаручылар бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясадылар. Апаларын сәхнәгә чыгарга илһамландырган Рәзинә Фәйзуллина белән шушы хакта сөйләштек.

— Рәзинә иҗади сәләтегез кемнән килә?

— Без дүрт кыз һәм ике малай Солтанбәк авылында туып-үстек. Эштән башканы белмәгән әтиебез Хатыйпҗан Зәйнулла улы гармунда өздереп уйный, җырлый иде. Әнием Фәнәзия Хәбибулла кызы да бик матур тавышлы. Алар һәрчак кунак, туйлар күрке булды. Без дә бик иртә гармун телләренә баскалый башладык. Аеруча мине җыр-моң дөньясы ниндидер бер сихри көч белән үзенә тартты. Бәләкәй генә йөрәгем белән моңга шатлык-куаныч та, кайгы-хәсрәт тә, омтылыш та, хыял да, гомумән, барлык тойгылар да сыйганын сизә идем. Биш яшьтә гармунда күп кенә көйләрне уйный башладым. Тизрәк үсеп, тамашачыга матур көйләрне җиткерәсем килде. Шушы теләгем мине Стәрлетамак мәдәният агарту техникумына алып килде. Балачак хыялым тормышка ашты. Бүген район мәдәният йортында аккомпаниатор булып эшлим, «Бөркетләр» халык ирләр вокаль ансамблен дә җитәклим.

— Бергәләп чыгыш ясый башлау уе кайчан килде?

— Идеяны ул чактагы мәдәният бүлеге начальнигы Фәридә Дәүләтшина бирде. Халыкара хатын-кызлар көнендә яңа, үзенчәлекле номер гүзәл затларыбызга көтелмәгән матур бүләк булырына ышандырды.

Апаларыма әйткәч, җиңел генә ризалык бирделәр. Хәтта район үзәгеннән 60 километрлап ераклыкта урнашкан Солтанбәктә яшәгән Сабирә апам да шатланып риза булды. Ул биш бала тәрбияләп үстереп, «Ана даны» медаленә лаек булган кеше. Бүген аның тугыз оныгы бар. Гомере буе мәдәни чараларның уртасында кайнаган апам әле дә актив. Бер генә концерт та, спектакль дә аннан башка үтми. Халык инструментлары ансамблендә дә уйный. Сәламәт тәндә — сәламәт рух, дип җәен — велосипедта, ә кышын чаңгыда йөри. Кул эшләренә дә оста. Рәсимә апам район үзәгендә яши. Бар назын иренә, өч улына, оныгына бирә. Ул аш-суга бик оста. Өйдәгеләрне, килгән бер кунакны тәмле-тәмле ашлары, камыр ризыклары белән сыйлый. Аның кулыннан гармун төшми. Иң бәләкәй улы гитарада уйный.

— Казаннан нинди уңышлар һәм тәэссоратлар белән кайттыгыз?

— Мин 2нче урын яулап, лауреат исеме алып кайттым. Апаларым һәм шушы бәйгедә катнашучы райондашларыбыз Нәҗип Гыйльметдинов белән Рауил Шәйхетдинов дипломант булды. Бу җиңү безнең өчен иң кадерлесе һәм иң зуры. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән сәләтле, чәмле гармунчылар чыгыш ясады. 69 катнашучы арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмавын жюри әгъзалары да билгеләп үтте. Һәр бәйгече икешәр — татар халык һәм автор җыры башкарды. Без сәхнәгә һәрчак өчәү чыккач, үзебезне ышанычлы тоттык.

Конкурсның оештыру дәрәҗәсе, шәһәрнең матурлыгы, бәйгечеләргә күрсәтелгән кадер-хөрмәт — барысы да охшады. Әйткәндәй, 2016 елда шушы конкурс Туймазыда үтеп, анда II дәрәҗә дипломга лаек булган идек.

— Рәзинә, күп хатын-кыз бәхетен гаиләдә күрә. Синең фикереңне дә беләсе килә.

— Хатын-кыз бәхете, әлбәттә, гаиләдә. Сау-сәламәт балаларың, җылы карашы белән иркәләгән, терәк-таяныч булган ирең булуы зур бәхет. Азат мине һәрчак аңлый, эш буенча берничә көнгә китәргә туры килсә, яхшы кәеф белән исән-сау йөреп кайтуымны теләп озата. Мин аңа рәхмәтлемен. Ул өч балабызга менә дигән әти. Өлкән улыбыз Динар медицина колледжында укый, баянда уйнарга ярата. Җиденче класста белем алучы кызым Айгөл гитара белән синтезаторда уйный. Биш яшьлек Мәрьямебез бик матур җырлый.

— Әңгәмәң өчен рәхмәт. Сезгә гаилә иминлеге, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

Чулпан Гыйльметдинова.

Фото архивтан алынды.
Читайте нас: