Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
7 март 2018, 12:50

Яңа Карада зур бәйрәм

Районыбызның зур булмаган авылларының берсе — Яңа Карада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Хатын кыз — Җирнең иң гүзәл чәчәге” бәйрәме үткәрелде.

Районыбызның зур булмаган авылларының берсе — Яңа Карада Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Хатын кыз — Җирнең иң гүзәл чәчәге” бәйрәме үткәрелде. Анда район Мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте идарәлеге җитәкчесе Альфред Хаҗимуллин, район, Казанчы “Ак инәйләр коры” әгъзалары, редакция хезмәткәрләре, күрше авыллардан килгән кунаклар катнашты. Бәйрәмне оештыручы Яңа Кара авылы халкының киң күңеллелегеннән — клубның бәләкәйлеге, ихлас, җылы карашыннан — бинаның салкынлыгы сизелмәде дә. Авылда бер зур гаилә булып яшәгән шундый тату, бердәм кешеләр тик соклану хисләре уята. Биш сәгатькә якын фәһемле фикерләр, осталык дәресләре белән үрелеп барган мул табынлы, җыр-бию, уен-көлкегә бай бәйрәм бер тында, бик күңелле үтте, онытылмас якты тәэссоратлар калдырды.
Читайте нас: