Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
27 февраль 2018, 13:03

Гармун аларның моңдашы

Әйткәндәй, кайбер кешеләрдән гармунның киләчәге аянычлы дигән сүзне ишетүе, борчуга, авыр уйларга сала.

Әйткәндәй, кайбер кешеләрдән гармунның киләчәге аянычлы дигән сүзне ишетүе, борчуга, авыр уйларга сала. Әмма Иске Мотабаш авылында оештырылган бу бәйрәм кәефне генә түгел, яшәешне дә яхшы якка үзгәртте. Шаулады, гөрләде бу көнне Мотабаш җире. Аллага шөкер, бар икән әле Аскын районында гармунчылар, тальянчылар! Ә инде өлкәннәргә алмашка яшьләрнең дә басуы тик хуплауга гына лаек.

Җыр-моңга, уен-көлкегә бай күркәм чара күңел ачуга гына кайтып калмады. Тамашачылар кичәдә гармун тарихы, районыбызда яшәгән гармунчы-тальянчылар белән якыннанрак танышты, шушы уен кораллары турында шигырьләр, җырлар тыңлады. Ә инде бәйгедә районның барлык диярлек авылларыннан да катнашучылар булуын, концертка ерак авыллардан да тамашачылар җыелуын исәпкә алганда, бу чара, чынлап та, көтеп алынган, онытылмас вакыйгага әверелде.

Иске Мотабаш авыл биләмәсе башлыгы Азат Галимҗан улы Фәйзуллин гармунчыларның санын, осталыгын арттыру, аларның мирасын киләчәк буынга калдыру, яшь талантларны ачу, үсеп килгән буында уен коралларына карата кызыксыну уятуны максат итеп куйган. Шушы гармун бәйрәме нәкъ аның тәкъдиме буенча район Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге белән берлектә оештырылган һәм ул финанс чыгымнарны да үз өстенә алган. Туган төбәгебезнең шундый чын патриотлары булганда, күркәм гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның киләчәге өметле, дип зур ышаныч белән әйтә алабыз. Ә аңа бу юнәлештә җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Миләүшә Галина, Рәйфә Исламова, Илүсә Хәмәдуллина, Зимфира Сәлимгәрәева, Әлфинә Нурисламова чараны әзерләп, оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Шундый уңган, булдыклы гүзәл затлар булганда, курыкмый эш башларга һәм уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ә инде бәйрәмне алып баручылар — моңлы тавышлы Гөлшат Гыймаева белән Регина Нуретдинованы нәкъ сәхнә өчен яратылганнар диярсең. Аларның чараны берсеннән-берсе тирән мәгънәле, эчтәлекле шигъри шәлкемнәр белән үреп баруларына сокланмау мөмкин түгел.

Бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Алар — иҗади имтихан тотучылар: Мота-Елгадан Рәшит Фатихов («Яшь — киртә түгел» номинациясенә ия булды), Сәгыйть Гайфуллин («Үзенчәлекле чыгыш өчен»), Күбияздан Рауил Салихов («Гармунда уйнауның халык традицияләрен саклаган өчен»), Хәлим Риянов («Актив катнашкан өчен»), Олы-Елгадан Азамат Хәсбиев («Осталык өчен»), Иске Казанчыдан Зөлфәкарь Гафурҗанов («Баян белән тормыш юлыннан»), Илнур Хәбибрахманов уллары Илзат һәм Илвас белән («Гаилә ансамбле»), Султанайдан Рауил Шәйхетдинов («Виртуоз гармунчы»), Үтәштән Нәҗип Гыйльметдинов («Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»), Базанчаттан Рифкать Кирәев («Иң өлкән гармунчы»), Рушания Нурмиева, Ралия Динмөхәмәтова («Үзенчәлекле чыгыш өчен»), Аскыннан апалы-сеңелле — Рәсимә Нурмөхәмәтова, Сабира Гыйльманшина, Рәзинә Фәйзуллина («Иң яхшы гармунчылар ансамбле»), Мәснәви Әхәтов («Халык көйләрен сәнгатьле башкару»), Яңа Казанчыдан Наил Гарипов («Һәвәскәр гармунчы»), Яңа Мотабаштан Ралит Галимшин («Югары осталык өчен»), Карткисәктән Зөлфәт Мөхәмәтнуров («Сәнгатькә тугрылык»). Төрле авыллардан килгән һәвәскәрләр берсен-берсе алыштырып, тамашачы игътибарына иҗади җимешләрен тәкъдим итте.

Жюри әгъзалары: Альфред Хаҗимуллин, Дим Галимов, Рима Антропова, Азат Фәйзуллинга арадан иң-иңнәрне сайлап алуы бик җиңелләрдән булмады. Ни өчен дигәндә, бәйгечеләрнең һәрберсенең үз уен стиле бар. Аларның чыгышлары халыкчанлыгы белән аерылып тора. Кайчандыр туган авылларының “беренче егетләре” булып, яшьтәшләрен җырлаткан, биеткән абыйларның бармаклары таныш басмакларны барлаганда йөзләрендә тирән кичерешләр чагылды. Кыңгыраулы тальян моңнары астында шаулап үткән яшьлекләре, ә бәлки, ил белән бергә иңнәренә күтәргән авыр, кайгылы еллары исләренә төшәдер, күз алларына киләдер.

Шулай итеп, аларның һәрберсе номинациягә һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Әйткәндәй, иң өлкән гармунчы Рәфкать Кирәевка 82 яшь булса, иң яше Илвас Хәбибрахмановка («Иң яшь гармунчы») 11 яшь иде. Рәфкать абый Кирәевның ике туган абыйсы Кирәй Мәргән бүләк иткән гармунда чыгыш ясавын билгеләп үтү урынлы булыр.

Күркәм чара ихлас аралушуга корылган, сый-хөрмәткә бай чәй табыны янында дәвам итте.

“Вәт, ичмасам, концерт шәп булды!” — дип сөйләнә-сөйләнә таралышты халык тамашадан соң. Әйе, чынлап та, берничә сәгать дәвам иткән бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, бирегә җыелучыларның күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды.

Светлана Сәлмәнова.

Фото архивтан.
Читайте нас: