Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәдәният
6 февраль 2018, 11:31

Гаилә коты — тәрбияле бала һәм табын

Әльягеш клубында үткән тантанада авыл хакимияте башлыгы Ринат Тимерхан улы Кыямов бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп,

Әльягеш клубында үткән тантанада авыл хакимияте башлыгы Ринат Тимерхан улы Кыямов бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп, авылның иң олы кешесе — 93 яшьлек Хәкимә Ибаевага һәм Физәлия, Айнур Фазлыйнуровларның гаиләсендә дөньяга әле генә аваз салган Заринага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иске Казанчы авылында ак инәйләр оештырган күркәм чаралар әледән-әле үтеп тора. Бу чараларның төп оештыручысы Мәмдүнә Гаян кызы Зарипова — ак инәйләр коры рәисе. Авыл биләмәсендә урнашкан барлык авылда аның башлангычын хуплап, ярдәмләшеп торган, үзе кебек изге күңелле хатын-кызлар җитәрлек. Ак инәйләр җыелышып бергә киңәш иткәннән соң, Гаилә елын ачып җибәрү тантанасын Әльягеш авылында үткәрергә карар итә.

— Иң беренче китапханәче Гөлфинә Исламова белән очрашып, сөйләшеп кайда, ничек, нинди чара үткәрү хакында уйлашканнан соң, Әльягеш авылында үткәрергә булдык. Ни өчен дигәндә, Яңа Кара авылында зур бәйрәм үтте. Ә калган бәләкәй авылларда клуб юк. Төпкел авылларны күтәреп, тәрбияви чара үткәрү — безнең төп максат, — дип сөйләде Мәмдүнә Гаян кызы.

Әльягешкә килеп, үз туган җире, авылдашлары өчен һәрвакыт изге эшләр башкарган Бәдертдиновлар гаиләсендә җыелып, әзерлек хакында сөйләштек. Бу эштә беренче көннән Лилия Бәдертдинова, Зәхия Нигамәтҗанова, Рүзилә Галиханова, Асия Хәмәтханова, Гөлназ Тимергалиева бергәләшеп, бәйрәм үткәрүдә күп көч салды. Клубны җылытып, өстәлләр тезеп, бәйрәм табыны корып, бәйләнгән, чигелгән әйберләр күргәзмәсе оештырды кунаклар килүгә әльягешлеләр. Ә кунаклар күп булды: Аскыннан район Советы секретаре, хатын-кызлар советы рәисе Рима Нәбиуллина, районның “Ак инәйләр коры” җитәкчесе Ярия Ялалтдинова, клуб-китапханә системасы директорының урынбасары Фәридә Дәүләтшина, Иске Казанчы, Үрмияз, Урманкүл, Яңа Кара авылының ак инәйләре.

Кунакларны ак инәйләр мөнәҗәтләр әйтеп, каршы алып, сыйлы табын түренә озатты. Ә табын сый-хөрмәттән сыгылып тора: камыр, сөт ризыклары, чөгендер суы, балан бәлеше генә ничә төрле, ә катыгы телеңне йотарлык.Зәхия апа Нигамәтҗанова пешергән итле бәлеш кайнар килеш табынга чыккач, әйтер сүз дә калмады...

Чарада барлыгы илледән артык кеше катнашты. Өстәл артында самавыр янында сөйләшү гаилә кыйммәтләренә нигезләнеп, матур җырлар, дәртле биюләр, табышмаклар чишү, халык педагогикасына нигезләнгән төрле нәтиҗәле әйтемнәр белән үрелеп барды. Бигрәк тә шушы чараны башыннан азагына кадәр әзерләп алып баручы Мәмдүнә Зарипова һәм Гөлфинә Исламова чәй төрләре, аның кеше тәненә сихәт, җанына дәва булырлык сыйфатлары хакында бай мәгълүмат белән таныштырып кына калмады, үзләренең, билгеле язучыларның чәй хакында язылган шигырьләрен укып ишеттерде. Ә Зөлфәкарь Гафурҗанов башкарган “Грузин чәе” җыры үзе бер күренеш булды.

— Шушындый бәйрәмнәр, әлбәттә, халык йолаларын онытмаска, тергезергә ярдәм итә. Әле дә хәтеремдә, Күнгәк авылы хатын-кызлар советы “Мендәр” бәйрәме оештырган иде. Искитмәле бай мәгълүмат, халык җырларын, әйтемнәрен, риваятьләрен кулланып үткәрелгән чара халыкны тәрбияли, рухын уята. Сезгә зур рәхмәтләремне белдерәм, ничә авыл хатын-кызлары берләшеп, нинди матур чара оештыргансыз. Бу эшләрегез дәвамлы булсын. Афәрин, Иске Казанчы ак инәйләр оешмасына, бигрәк тә оештыручыларга, — дип Рима Шамил кызы Мәмдүнә Гаян кызы белән Гөлфинә Канифҗан кызына район хакимият башлыгы Фларит Усманов култамгасы белән Рәхмәт хатын тапшырды.

— Ата-бабалар йоласын саклау зарур. Бу юнәлештә авылларыбызда ак инәйләр тарафыннан матур эшләр башкарыла. Бигрәк тә Карткисәк авылында әһәмиятле, дини бәйрәмнәр үтеп тора. Узган елның азагында Үрмияз авылында булып, андагы эшләрне күреп, куанып кайттым. Быел Кашка авыл мәдәният йортында актив ак инәйләребезнең берсе — Сания Сәлихова Искечә ел бәйрәмен матур итеп оештырды. Инде менә сезнең оештырган чараны Гаилә, Ирекмәннәр елына старт итеп алабыз. Оештыру дәрәҗәсе югары, шулкадәр күңел биреп әзерләнгәнсез, урындагы олы яшьтәге халыкның катнашуы яхшы. “Күмәк көч яу кайтарыр”, ди, һәрбер эштә бердәм булыйк, — дип матур җыр да бүләк итте Ярия Гафур кызы. — Мәдәният бүлегендә эшләгән дәвердә бик еш булырга туры килә иде сезнең якта, — дип сүз башлады Фәридә Дәүләтшина. Әльягеш авылына юл ачу тантанасын, авылдагы халыкның бердәм булуын, каз өмәсеме, сарык өсте алумы, печән хәзерләүме, гел өмә белән эшләүләрен ассызыклап әйтте Фәридә Тәлгать кызы.

Сәлимә Әнвәр кызы Әбүбәкерова Үрмияз авыл биләмәсендә хөрмәтле ак инәй. Авылдашлары Әлфирә Кыямова һәм Зөһрә Гайнуллина белән алар да бәйрәмгә тәҗрибә уртаклашырга килгән иде. Алар матур тәбрикләү сүзләрен җиткереп, күчтәнәчкә алып килгән буза белән сыйлады һәм эчемлекнең эшләү серләре белән бүлеште.

— Көннең салкын булуына карамыйча, эзләп табып килдек сезгә, рәхмәт. Тышта суык булса да, сезнең янда шулкадәрле җылы мөнәсәбәттәге мохиткә куанып утырабыз. Әлбәттә, шушы кадәр чараны әзерләргә күпме көч, вакыт таләп ителгәнен аңлыйбыз. Күренеп тора, шулкадәр дус, тату, матур яшисез. Бу ак инәйләр пенсиягә чыккач, нишләп өйдә генә утырмый икән, дип уйлаган кешеләр дә бардыр. Өйдә тору бер, ә менә кеше арасына чыгып, матур чараларны йә оештырып, йә катнашып, көч-дәрт алып, арытаба яшәүгә үзебезгә көч туплап кайтабыз. Менә әле дә шундый хисләр кичереп утырабыз. Алдагы көннәрдә дә кунакка йөрешеп, авылларыбыз котлы булып, матур яшәргә язсын. Авылдашлар белән соңгы вакытта сәламәт туклану буенча эш алып барабыз. Чөнки акчаң булса, кибеттә хәзер бөтен нәрсә бар, сатып алып була дип уйлыйбыз. Хәзер халык әкренләп аңлый башлады: кибеттәге ризык, беренчедән, хәләл түгел, икенчедән, безнең сәламәтлеккә бик начар тәэсир итә. Без моны үзебез аңлап, балаларыбызга өйрәтергә тиеш. Борын-борыннан ата-бабалар дәвалану өчен солы кулланган. Менә мин дә шуны истә тотып, буза эшли башладым. Җиңел генә эшләнә. Бу милли эчемлек иммунитетны ныгыта, йөрәк-кан эшчәнлеген яхшырта, ашказанына дәва, эчәкләргә файдалы, — дип сөйләп, бәйрәмгә килгән иң олы кешеләрдән башлап, барысын буза белән сыйлады Сәлимә Әнвәр кызы.

Казанчы төбәгенең оста куллы хуҗабикәләре кул эше серләре белән бүлеште. Розалия Гайсина кәрәзгә ошатып бәйләгән бияләй үрнәген Үрмияздан Сәлимә Әбүбәкерова шунда ук өйрәнеп алды.

Нәсиха Әхмәтҗан кызының трафарет ысулы белән бәйләгән урындык япмалары күпләрдә кызыксыну уятты. Ул аны шундый оста, аңлаешлы итеп эшләп күрсәтте. Авылдашлар аның Кытай традицион медицинасы нигезендә кешеләргә нокталы массаж эшләве, яңа туган балаларның бүсерен имләве хакында да сөйләде. Ул бар яклап уңган, тырыш, алтын куллы авылдашыбыз, диделәр. Нәсиха Гилимшина үзе бер олы хакыйкатьне ачып салды. Безнең ерак карт әниләребез бервакытта да баш, аяк киемен бәйләргә, тегәргә чит кешегә бирмәгән, фәкать үз куллары белән эшләгән. Уйланырга урын бар!

Урманкүл авылыннан Гөлфирә Тасинкамбетованың эшләре күптөрле: бизәкләп бәйләгән бияләйләр, шәлләр, урындык япмалары, ниләр генә юк?! Ул гомере буе фермада эшләгән, җиде бала анасы, 13 оныгы бар. Ул районда 46 яшенә кадәр ат чабышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз. Кул эшләре белән беррәттән китап күргәзмәсе, Иске Казанчы китапханәсе эшен күрсәткән папкалар урын алган. Гөлфинә Исламова китапханә оештырган эшләр: “Ядкарь”, “Яшь гаилә”, “Шигърият сөючеләр”, “Беренче карлыгачлар” клублары эшчәнлеге белән таныштырды. Күренекле язучы Назар Нәҗми, Мостай Кәримгә багышланган юбилейларга әзерлек турында сөйләде.

Чынлап та, авылда уңган, булдыклы кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора: өйләр төзек, сыйфатлы, зәвык белән бизәлгән. Әльягеш авылы кешеләренең матур яшәргә дәрте, омтылышы күзгә ташлана.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотолары.
Читайте нас: