Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәдәният
26 гыйнвар 2018, 14:21

Җанга дәва, күңелгә шатлык, сафлык

Гади генә авыл мәдәният йортының сәхнәсендә гаҗәеп күңелле чара үтте.

Гади генә авыл мәдәният йортының сәхнәсендә гаҗәеп күңелле чара үтте.

Төп бәйрәмне оештыручы Сания Зәйнулла кызының, тышта чатлама салкын булгач, халык килер микән, дигән уйлары белән борчылулары юкка гына булды. Олысы-кечесе бәйрәм тантанасына ашкынып килде. Сания Зәйнулла кызы Кашка авылының ак инәйләрен җыеп, искечә яңа елны яңача күңел ачу итеп, төрле маҗараларга, җырга, биюгә, котлауларга бай эчтәлекле программа әзерләгән. Төп рольләрдә, башлыча, авылның хаклы ялга чыккан зыялы апа-абыйлары. Бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай белән Карсылу ролендә ирле-хатынлы Инзирә һәм Зөфәр Нурмиевлар, ел символын Зөлкагыйдә Дәүләтханова азагынача бик оста башкардылар. Яңа елны каршыларга әзерләнүне сәхнәләштерүдә Зилә Ахунова, Азат Әбүбакиров, Резеда Сәлимгәрәева, Фәнил Фаһаманов, Инзирә Нурмиева, Мәүза Латыпова артистларча уйнадылар. Сания Зәйнулла кызы Кашка авыл биләмәсендә күп еллар фидакарь хезмәт итеп, хәзер истәлекле юбилейларын билгеләгән авылдашларын матур сүзләр әйтеп, бер-бер артлы сәхнә түренә чакырды. Иң беренче булып шушы көннәрдә сиксән яшен билгеләүче Асия Исламгалиева күтәрелде. Биш бала анасын, үрнәкле авылдашларын халык җылы тәбрикләде һәм котлау сүзен авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Гөлшат Вил кызы Нурдәүләтова алды һәм истәлекле бүләк тапшырды. Икенче булып сәхнәгә Кашка төбәгенең сәләтле шәхесе: укытучы, туган якны өйрәнүче,биюче Наил Хәйруллин чыкты. Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Альфред Хаҗимуллин укытучысы Наил Гаян улына багышлап язылган шигъри шәлкемен укып ишеттерде. Уены-чыны бергә яшь чакларын, мәктәп елларын, Наил абыйның мәдәният өлкәсендә, мәктәп, авыл, район өчен башкарган эшләренә байкау ясап рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң, әй көлештеләр,әй биештеләр! Наил Гаян улын котларга, аның белән сәхнәдә өздереп биергә теләүчеләр күп булды. Шуларның берсе — укучысы, авыл Советы депутаты Айдар Әхмәдишин. Котлап истәлекле бүләкләрен тапшыргач, вәт биеделәр, ичмасам! Залда биемичә түзеп утырырлык түгел иде. Бар гомерен халык сәламәтлеге сагында үткәреп, бүген 65 яшен билгеләгән Мәүлия Сәмигуллинаны (Әмир авылыннан) олы хөрмәт белән зурладылар. Раушания Кәримова Кашка авыл дәваханәсе коллективы исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да килеп, авыл халкын, юбилярларны ихлас тәбрикләде. Район Советы секретаре, хатын-кызлар советы рәисе Рима Шамил кызы Нәбиуллина юбилярларга район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын һәм хатын-кызлар советы исеменнән бүләкләр тапшыргач, район хәлләре белән таныштырып үтте, районда башкарылган эшләргә байкау ясады. Район ак инәйләр коры җитәкчесе Ярия Гафур кызы Ялалтдинова барлык ак инәйләр исеменнән кашкалыларны котлап, матур җыр башкарды һәм башка авыллардагы ак инәйләр оешмасы башкарган эшләр белән таныштырды. Ул бүгенге бәйрәмнән канәгать булуын белдереп, Кашка ак инәйләренә, бигрәк тә Сания Зәйнулла кызына халык өчен башкарган изге эшләрендә уңышлар теләде. Кашка мәдәният йортында бер генә мәдәни чара да музыка коралларында оста уйнаган ансамбль чыгышыннан башка узмый. Мандолинада апалы-сеңелле Рәвидә Галимова, Флүрә Гайфуллина, гармунда Фаршат Әбүбакиров, кубызда Мәүза Латыпова, Эльза Әфтахова, сукма инструментларда Резеда Сәлимгәрәева,Фәрзүнә Ильясова, Инзира Нурмиева, Илмира Әхмәтова уйнаганда Фәрзәнә Яруллина өздереп биеп тә алды. Аларны оештырып әзерләүгә, әлбәттә, авыл мәдәният йортының җитәкчесе Фәрзәнә Яруллинаның тырышлыгы салынган. Бу кичне тамашачылар Аскын мәдәният йорты артистлары чыгышын яратып тыңлады. Рима Антропова, Зәнилә Рыбина, Айгөл Барыева башкарган җырлар кашкалылар күңеленә хуш килде. Кичәне музыкаль яктан бик оста итеп мәдәният йорты методисты Азат Әбүбакиров бизәде.

Бәйрәм “Шалкан” әкияте буенча әзерләнгән мюзикл белән тәмамланды. Бу, әлбәттә, бәйрәмне оештыручыларның төп максаты — халык күңеленә тирән мәгънәле фикер салу. Чынлап та, уен-көлке тиз үтә, бердәм, бергә яшәгәндә генә унышка ирешеп була. Ә арада алдынгы карашлы, тынгысыз, туган җиренә, халкына битараф булмаган Сания Зәйнулла кызы кебек сәләтле оештыручылар булганда мәдәни тормышыбыз бай һәм эчтәлекле булачак. Авыл халкына аның һәр омтылышын хуплап, рухлы һәм отышлы яшәүләрен телим.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотосы.
Читайте нас: