Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
28 апрель 2022, 15:05

Алиментчыларга көн бетә

Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтов белән әңгәмә.

Алиментчыларга көн бетә
Алиментчыларга көн бетә
Русиядә ике бәла — юллар һәм юләрләр, дигән бер бөек язучы моннан берничә гасыр элек. Бүген яшәсә, ул мотлак бу бәлаләргә алиментчыларны да кушар иде. Соңгы берничә дистә елда бу проблема бик күпләрнең үзәгенә үтте. Гаилә институты нигезләре какшап, илдә аерылышучылар саны кавышучыларныкыннан артканнан соң, алимент түләтү мәсьәләсе алгы планга чыкты. Суд приставлары идарәләренә барып карагыз, коридор тулы балаларына тиеш булган алиментны ала алмаган аналар. Үзләрен түгел, балаларын кайгыртып йөри алар. Әтиләрнең акчалары да хатын кесәсенә түгел, бала туклануына, өс-башына тотыла.
Ләкин шушыны аңламаучы һәм тиешлене түләмәүче ирләр бик күп әле. Бу өлкәдә законнар да үзгәреп тора, алар һаман да шул балаларны якларга тырыша. Ел башыннан тагын берничә шундый яңалык кертелгән. Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтов белән шулар турында сөйләштек.

— Илнур Әнвәрович, агымдагы елның 10 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турында кодекска һәм Җинаять кодексына үзгәрешләр үз көченә керде. Алимент акчасын тулысынча түләмәгән өчен җаваплылык катгыйланды. Шушы хакта тәфсилләбрәк аңлатып китмәссезме?

— Әйе. Хәзер алар нигезендә алимент түләмәүчеләр балаларны һәм хезмәткә сәләтсез ата-аналарны карап тоту өчен акчаны өлешчә генә түләгәндә дә административ һәм җинаять җаваплылыгына тарттырыла ала. Бүген закон алимент түләүнең тулы күләмдә башкарылуын таләп итә. Элек алиментчы ара-тирә аз гына күләмдә акча түләштерә иде һәм бу аңа административ һәм арытаба җинаять җаваплылыгыннан качарга мөмкинлек бирде. Бала әнә шулай аз акчага яшәргә мәҗбүр булды. Хәзер исә закон катгыйланды: әгәр дә сез ике ай эчендә алментны суд карарында язылган күләмдә түләмисез икән, башта - административ, ике айдан җинаять җаваплылыгына тарттырылачаксыз. Без бу категория гражданнар белән тыгыз эшлибез. Былтыргы чор белән чагыштырганда, җинаять җаваплылыгына җәлеп ителүчеләр саны шушы рәвешле алимент түләмәскә күнеккән кешеләр исәбенә 6 процентка артты.

— Алиментчыларга җинаять җаваплылыгыннан котылу юлы бармы?

— Әйе, шушындый катгый чаралар күреп, дәүләт бурычлыларның мәнфәгате турында да онытмый. Әгәр дә алимент түләмәгән кешенең эше судка барып җиткән икән, ул җинаять җаваплылыгыннан котыла ала. Моның өчен милкен сатыпмы, акча җыепмы, бөтен бурычын капларга тиеш. Бу очракта кузгатылган җинаять эше туктатыла һәм кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Димәк, я син алиментны тулы күләмдә түләп, административ (150 сәгать мәҗбүри эшләр яисә 15 тәүлек арест), аннары җинаять җаваплылыгыннан (1 елга кадәр иректән мәхрүм ителү) котыласың, яки ирегең белән хушлашырга мөмкинсең. Бу буш сүзләр түгел, былтыр шул рәвешле реаль җәза алучылар булды.

— Әнә шундыйлар буенча берничә санны атап китегез әле...

— Узган ел республикада 3 911 алиментчы административ җаваплылыкка тарттырылды. Алимент буенча бурычлы 1 658 кеше Җинаять кодексының 157 мәддәсе буенча җинаять эше фигурантлары булды. Ел башыннан идарәнең суд приставлары алимент түләмәүчеләргә карата административ җаваплылык турында 1044 протокол төзеде, шуларның 985е суд тарафыннан каралды да инде. Нәтиҗәдә, 905 бурычлы кешегә җәза сыйфатында 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнде, тагын 73 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды һәм 7сенә штраф салынды.
Агымдагы елда административ җаваплылыкка тарттырылганнан соң да ата-аналар вазыйфаларын үтәүгә бармак аша караган алиментчыларга карата 479 җинаять эше кузгатылды. Нәтиҗәдә, 120 алиментчы җинаять җаваплылыгына тарттырылды, 3 кеше, гомум күләме 1 миллион 635 мең сум булган алимент бурычын түләп, җаваплылыктан азат ителде.

— Агымдагы елның икенче яңалыгы: 1 февральдән бурычларны түләгәндә яшәү минимумын саклап калу хокукы турында закон көченә керде. Бу уңайдан ниләр әйтерсез?

—Закон бурычлары булган аз керемле гаиләләргә ярдәмне күздә тота. Аның буенча суд карары булган очракта да яшәү минимумы күләмендә акча (Русия буенча — 13 мең 26 сум) бурычлы карамагында калырга тиеш дигәнне аңлата. Мондый хокуктан файдалану өчен бурычлы кешегә башкарма производство алып барыла торган суд приставлары бүлекчәсенә гариза белән шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аның айлык кереме булуын раслаучы документлар, мондый керем чыганаклары турында белешмәләр бирергә кирәк.
Гаризада бурычлы кеше үзе турында мәгълүматлар: фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, гражданлыгын, шәхесен таныклаучы документ реквизитларын, яшәү яки тору урынын, элемтә өчен телефон номерын, башкарма производство датасын һәм санын, ул караган социаль категорияне күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, гаризада гражданга яшәү минимумы күләмендә акчаны сакларга кирәк булган бер банк исәбенең реквизитларын, банкның исемен һәм адресын күрсәтү зарур. Яшәү минимумы күләмен бары тик бер банкта, бер исәптә генә саклап калырга мөмкин. Гаризада булган мәгълүмат нигезендә суд приставы тиешле карар чыгарачак һәм аны алга таба үтәү өчен банкка җибәрәчәк.

— Алимент буенча бурычлары булучылар да шушы законнан файдалана аламы?

— Гражданнарның ай саен яшәү минимумы күләмендә акчаны саклауга хокукы алиментларны түләттерү, кеше сәламәтлегенә һәм туендыручының үлеменә китергән, шулай ук җинаять нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау турындагы таләпләрне үз эченә алган башкарма документлар буенча кулланылмый. Димәк, алиментчылар яшәү минимумын янга калдыруга исәп тота алмый. Бу очракта баланың һәм каза күргән якның мәнфәгатьләре сакланырга тиеш.
Тагын да шунысы, әгәр бурычлы кешенең инвалид туганы яки аның карамагында башка иждивенецлар булса, граждан, закон буенча билгеләнгән яшәү минимумыннан артып киткән акчасын саклап калу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Яшәү минимумы күләмендә акчаны саклап калу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Бу очракта безнең хезмәткәрләр ун көн эчендә аны карый һәм сезнең файдага карар чыгара. Интернет аша гариза бирү мөмкинлеге булмаса 272-16-46 телефоны аша безнең хезмәткәрләр белән киңәшләшә аласыз. Яисә гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин.

— Бу законнан файдаланган кешеләр бармы инде?

— Әлеге федераль закон гамәлгә кергәннән соң идарәнең структур бүлекчәләренә бурычлы гражданнардан 6 146 гариза керде. Бүгенге көндә 5 125 башкарма производство кысаларында яшәү минимумы тәэмин ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләр әлегә бик күп түгел дияр идем. Бу гражданнарның әлеге яңалык турында белмәвеннән киләдер, яки алар акча автоматик рәвештә исәптә калдырыла дип уйлыйдыр. Бу дөрес түгел. Әлеге акчаны янга калдыру өчен мотлак рәвештә безнең адреска гариза язарга кирәк. Гаризасыз без закон таләбен үтәүне тәэмин итә алмыйбыз һәм акча элеккечә уртача керемнең 50 проценты күләмендә исәптән алынып барачак. Сезнең гәзит аша гражданнарга шуны җиткерәсе килә: әгәр дә аларның кредит бурычлары яисә торак-коммуналь хуҗалыгы буенча бурычлар, ссуда, салымнары булса, яшәү урыны буенча суд приставлары бүлекчәсенә гариза язып, шушы ташламадан файдалана алалар. Гариза үрнәкләрен, аның язылышын безнең сайттан карарга була.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе карамагында 2014 елда 1 миллион 700 мең башкарма производство булса, былтыр 3 миллион 300 мең эш башкарылган. 2014 елда — 9 миллиард, былтыр 18 миллиард сум бурыч түләттерелгән. Республика идарәсе башкарма җыем күләме буенча Русиядә — икенче урында, башка күрсәткечләр буенча беренче бишлектә бара.
Алиментчыларга көн бетә
Алиментчыларга көн бетә
Автор:https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2022-04-27/alimentchylarga-k-n-bet-2785720
Читайте нас: