Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
24 ноябрь 2021, 12:05

Ялган медицина белешмәсе эшләүче хөкем ителгән

Башкортстанда ялган медицина белешмәләре әзерләүдә гаепләнгән медицина хезмәткәре суд каршына басты.

Ялган медицина белешмәсе эшләүче хөкем ителгән
Ялган медицина белешмәсе эшләүче хөкем ителгән

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның декабреннән 2021 елның апреленә кадәр хатын медицина тикшерүе узу турында ялган медицина белешмәләре эшләгән. Шуннан соң аларны саткан. Белешмәләр машина йөртү таныклыгы алу һәм ерак төньяк районнарында машина белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен кирәк булган.


Хатын 30 белешмә әзерләгән, аларның бәяләре 500 сумнан алып 2 мең сумга кадәр үзгәреп торган.

Ул үз гаебен тулысынча таныган. Суд хатынны 1 ел да 6 айга иреген чикләүгә хөкем иткән.

Фото: mk.ru
Автор:Резеда Галикәева
Ялган медицина белешмәсе эшләүче хөкем ителгән
Ялган медицина белешмәсе эшләүче хөкем ителгән
Автор:https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-11-23/yalgan-meditsina-beleshm-se-eshl-che-h-kem-itelg-n-2593127
Читайте нас: