Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
20 август 2021, 09:35

Юлларда камералар артачак!

Башкортстанның Транспорт дирекциясе заказы буенча «Ростелеком» җәмгыяте төбәк юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеотеркәү буенча 500 стационар комплекс урнаштырачак. 

Юлларда камералар артачак!
Юлларда камералар артачак!
Аларның күбесе Уфа, Стәрлетамак, Салават, Күмертау һәм Нефтекамада куелачак,100дән артыгы муниципаль магистральләрдә эшли башлаячак.

Контракт сервис моделе шартларында төзелгән әлеге механизмның өстенлеге шунда, башкаручы, файдалануга тапшырудан тыш, системага сервис хезмәте күрсәтүне дә тәэмин итәчәк. Эшкә сәләтле комплекслар өчен түләү контрактның бөтен чорына тигез бүленәчәк һәм аренда срогы тәмамланганнан соң, республика милегенә түләүсез нигездә тапшырылачак.

- Магистральләрдә аварияләрне киметү - Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Хәзерге вакытта юллардагы хәлне 1 015 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеотеркәү комплексы контрольдә тотарга ярдәм итә, шулардан 946сы - стационар, 63е - күчмә һәм алтысы - мобиль. Алар ярдәмендә аварияләр саны көннән-көн кими. Узган елның августыннан камералар урнаштыру урыннарында юл-транспорт һәлакәтләре саны - 4,1, ә яралылар саны 6 процентка кимегән, — дип ассызыклады Башкортстанның Транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев.

Фотовидеотеркәү комплекслары интенсив хәрәкәттәге юлларда һәм авариялелек югары булган участокларда урнаштырылачак. Зур өлеше (310 комплекс) — тизлек режимын күзәтеп бару, 170е — җәяүлеләр кичүендәге хәлне контрольдә тоту, 18е — көйләнә торган чатларда тәртип бозуларны теркәү, ике комплекс тукталыш һәм машина кую кагыйдәләрен үтәүне тикшерү өчен билгеләнгән.

Камералар бер үк вакытта берничә кагыйдә бозу очрагын теркәргә сәләтле: тизлекне арттыру, юл читендә йөрү, җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полоса буенча йөрү, трамвай юлларына чыгу, светофорның тыелган сигналына чыгу, җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен үтәмәү. Җайланмалар теләсә кайсы һава торышы вакытында тәүлек әйләнәсенә эшли.

Комплекслардан алынган мәгълүмат Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларны автоматик теркәү үзәгенә тапшырылачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре трассадагы хәлләрне реаль вакыт режимында күзәтеп бара, урланган автомобильләрне эзләү белән шөгыльләнә алачак.

- Юлларда фотовидеотеркәү системасын булдыру һәм үстерү буенча тәҗрибәбез һәм компетенцияләребез белән Башкортстан белән уртаклашырга шатбыз. Безнең компания мондый проектлар белән илнең 50дән артык төбәгендә шөгыльләнә. Республикада санлы системаны үстерүнең яңа этабы 500 комплекс урнаштыруны күздә тота, бу - агымдагы елда "Ростелеком" тарафыннан төзелгән иң зур контракт. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фотовидеотеркәү комплекслары урнаштырылганнан соң ук юллардагы вәзгыятькә уңай йогынты ясый башлыйлар — тизлек режимын арттыру, куркыныч узып китү очраклары кими, машина йөртүчеләр үзләрен җәяүлеләр кичүендә дөресрәк тота. Болар барысы да юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә китерә һәм кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен сакларга ярдәм итә, - дип билгеләде «Ростелеком»ның гамәли проектлар буенча вице-президенты Игорь Зимин.

Башкортстанда «Ростелеком» компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендәге проект — Русиядә иң зур проект. Узган ике елда төбәкнең 62 муниципалитетында 621 фотовидеотеркәү комплексы урнаштырылган.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Резеда Галикәева
Юлларда камералар артачак!
Юлларда камералар артачак!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2021-08-19/yullarda-kameralar-artachak-2470706
Читайте нас: