-5 °С
Кар
Уфа полицейскийлары ялган медицина белешмәсе сатучы егетләрне каптырган. 22 яшьлек ир- егет 2 меңгә Covid-19 вакцинасын кадатырга ярамый дигән ялган справка саткан.
Ул үзенең гаебен таныган. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 327нче маддәсе буенча эш ачылган.
Тикшерүчеләр тагын бер ялганчыны тотканнар. Анысы антитәнчекләргә кагылышлы ялган белешмә белән әвеш- тәвеш иткән. Гаебен таныган 29 яшьлек бу иргә дә шул ук җәза тияр, мөгаен.
Гаепләнүчеләрнең ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителүләре ихтимал