Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
15 март 2021, 10:05

Катгый закон тәртип урнаштыра

Исерекләр гаебе белән ясалган аварияләр кимегән.

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаганда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр мөмкин кадәр азрак булсын өчен җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә, руль артында исереклеккә һәм хәрәкәт тизлеге режимын бозучыларга каршы аяусыз көрәшүгә бөтен көчләрен тупларга чакырды. Аның сүзләренчә, болар - асылда, юлларда кешеләр үлеменең төп факторлары.

Ел башыннан Русиядә исерек шоферлар гаебе белән 400 авария булган, бу, 2019 елдагыга караганда, 50,8 процентка кимрәк. Шул ук вакытта исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны да кимегән. Алар - 69,9 процентка, зыян күрүчеләр 50,5 процентка (62 һәм 578 кеше) кимегән.

Хәбәр ителгәнчә, 2019 елның июнендә дәүләт башлыгы исерек шоферлар гаебе белән булган юл-транспорт һәлакәтләре өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү турындагы законга кул куйды. Төзәтмәләр нигезендә, әгәр юл авариясе кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерсә, максималь җәза - 3 елдан 7 елга кадәр, кеше үлгән очракта - 5тән 12 елга кадәр, әгәр ике һәм аннан да күбрәк кеше үлгән булса, 8дән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Фото:РИА Новости

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: