Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
7 март 2021, 01:40

Телеңне тыярга өйрән!

Социаль челтәрләрдә сак эш итәргә кирәк.

Интернетта закон бозулар белән бәйле тыюлардан тыш, күзгә бәрелеп тормаган темалар да бар. Саксызлык аркасында җитди күңелсезлекләр булырга мөмкин, дип сөйләде "Прайм" агентлыгына digital Guru социаль челтәрләрне мониторинглау һәм репутация белән идарә итү агентлыгы партнеры Ольга Соколова.

Барыннан да элек, кеше үлеменә китергән вакыйгаларны мөмкин кадәр төгәл шәрехләргә һәм сәяси темаларга сак карарга кирәк. Мәсәлән, саксызлык нәтиҗәсендә эштән азат ителүгә китергән очраклар да булды. Бу бигрәк тә дәүләт структуралары һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләренә кагыла.

Социаль челтәрдә саксыз сүзләр фаҗигаләргә дә китерә. Әйтик, 2020 елның көзендә бер вакыйга шау-шу куптарды, чөнки WhatsAppта ата-аналар чатында ызгыш аркасында кеше һәлак булды.

"Тыелган" темалар буларак, Соколова дин, Русиядә тыелган оешмалар, бәхәсле территорияләр, яки нацистлар һәм фашистлар гамәлләре турындагы сүзләрне кертә. Кискен фикерләрне бәян итү очраклары “каләм очына” алынса, штрафка, хәтта җинаять җәзасына да тарырга мөмкинсең. Һәм, әлбәттә, үз-үзеңне агрессив тотарга һәм әңгәмәдәшләрне мыскыл итәргә ярамый - бу шундый ук нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Фото:pixabay.com.

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: