Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
5 март 2021, 12:35

Суррогат аракы юкка чыгарылды

Уфаның Калинин районында әйләнештән контрафакт һәм суррогат алкогольнең зур партиясе тартып алынды.

«Бердәм Русия» партиясенең «Хәвефсез республика» проекты кысаларында Уфада «Стоп, суррогат!» акциясенә чираттагы мониторинг узды. Активистлар башкалада яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча 20дән артык ноктаны тикшергән.
Әйтик, Калинин районында закон бозу факты расланган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән, алар протокол төзегән. Активистлар сүзләренә караганда, контрафакт һәм суррогатны алып китәр өчен монда «ГАЗель» автомобиле кирәк булган.
"Ноктада 25 данә күләмендә пластик шешәләрдә аракы табылды. Шулай ук фанфуриклар 57 данә, акциз маркалары булмаган контрафакт тәмәке - 45 кап һәм 636 шешә сыра", - дип сөйли «Бердәм Русия» партиясенең «Хәвефсез республика» төбәк проекты координаторы Антон Буфетов.
Исегезгә төшерәбез: «Стоп, суррогат!» акциясенең икенче этабы үткән елның 29 октябрендә старт алды. Яшерен җитештерү һәм суррогат сату турында хәбәр иткән гражданнарга акчалата бүләк биреләчәк.
Суррогат хәмер җитештерүчеләр турында мәгълүмат өчен - 50 мең сум, сатучы турында хәбәр иткән өчен - ике мең сум. Моның өчен 8-800-201-89-03 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: