Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
16 февраль 2021, 12:35

Кайдалыгын белүчегә - 200 мең сум

Бигрәк кыйммәткә бәяләгәннәр бу башны. Ни булган?

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте аеруча авыр җинаятьтә шикләнелүче ирне эзләүдә ярдәм итүләрен сорап хәбәр бастырган. Ведомствода файдалы мәгълүмат өчен 200 мең сум күләмендә акча вәгъдә итәләр.

Хәбәр ителүенчә, Ханты-Манси автономияле округының Белоярск шәһәрендә туып-үскән 43 яшьлек Алексей Злобин эзләнә. Полиция мәгълүматларына караганда, 2017 елның декабрендә ул Октябрьскийдан балигъ булмаган кызга карата авыр җинаять кылган.

"Полиция гражданнарга әлеге ирне эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Злобинның кайдалыгын ачыклауда ярдәм иткән өчен 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк билгеләнгән", - дип хәбәр итәләр Эчке эшләр министрлыгында.

Ирнең кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, зинһар өчен, шушы телефоннар аша хәбәр итегез: 02, (347) 279-39-02, (347) 279-33-87 .

Фото: gorobzor.ru

Автор: Резида Валитова

Читайте нас: