Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
11 февраль 2021, 11:35

Балаларны үтертүче хөкем ителде

Уфадан «Иисус Христос укучылары» сектасын оештырган хатынны мәҗбүри дәваланырга җибәрәләр.

Әлеге юнәлештәге адептлар балаларны тыңламаганнары өчен секта башлыгы Земфира Гайнуллина биргән күрсәтмәләр буенча җәзага тарттырган.

2019 елда Екатеринбург паркларының берсендә 9 яшьлек малайның гәүдәсе табылды. Аны «Христос укучылары» сектасында торган үз әти-әнисе үтергән булып чыкты. Атасы балага, Ходай җәза бирергә боерды, дип сөйләгән. Малайны бәйлиләр, авызына келәп тыгалар һәм бик озак кыйныйлар. Бала тончыгып үлә. Үтергәннән соң баланың гәүдәсен сектага алып килгәннәр һәм берничә көн дәвамында терелтергә маташканнар. Аннары бәхетсезнең мәетен паркта күмгәннәр.

Шикләнелүчеләрне тоткарлаган вакытта ике ата-ана да үзләрен сәер тоткан – алар зомбиланган дигән тәэсир калган.

Земфира Гайнуллинаны секта оештырган өчен тоткарлыйлар. Экспертиза сектаны булдыручының да, аның ике адептының да психик тайпылышларын ачыклаган. Прокуратура аларны мәҗбүри дәвалануга җибәрүне таләп итте.

Сектаны әлеге хатын 2012 елда ук төзегән. Шул вакыттан башлап Земфира Гайнуллина социаль челтәрләр аша кешеләр туплаган, алар, милекләрен сатып, Русия һәм Белоруссия буйлап йөргән, шулай ук рәсми чиркәүне тәнкыйтьләгән.

Иң мөһиме - секта адептларының үз балаларына мөнәсәбәте. Сектаны төзүченең өч баласы да «Христос укучылары» тарафдарлары булган. Үз сабыйларын адептлар каты җәзага тарттырган, кыйнаган һәм җәфалаган. Аларның күбесенә җитди психологик ярдәм кирәк була. Шул исәптән үлгән малайның абыйсына да.

Фото: башньюс


Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: