Ышаныч
0 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
хокук һәм тәртип
15 Января 2021, 06:55

ЮХХДИ башлыгы кулга алынган

Башкортстанның Тикшерү комитеты Нефтекама шәһәренең 38 яшьлек ЮХХДИ начальнигына карата җинаять эшен кузгаткан.

Юл полициясе җитәкчесе вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул үз вәкаләтләрен кулланып, туганының танышына каршы материалны судка җибәрмәскә һәм эштәге документларны юкка чыгарырга кушкан. Билгеле булганча, протокол таныклыксыз машина йөртү турында төзелгән. Хәзерге вакытта Нефтекама дәүләт юл инспекциясе башлыгы кулга алынган, Эчке эшләр министрлыгы бу факт буенча рәсми тикшерү үткәрелүен хәбәр итте. Аның нәтиҗәләренә нигезләнеп, хезмәткәргә карата карар кабул ителәчәк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас