Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
хокук һәм тәртип
8 гыйнвар 2021, 00:05

Сак булыгыз: ялган газчылар!

Ялган газчылар бригадасы Уфадагы тулы бер йортта яшәүчеләрне чак кына гомерләреннән мәхрүм итмәгән.

Аферистлар гаебе белән бер фатирда газ саркып чыга.

"Вести" хәбәр иткәнчә, газчылар формасындагы кешеләр Беренче Май урамындагы дүрт катлы йортка килгән һәм анда яшәүче хатынны 7 мең сумга кухняда счетчикны алыштырырга ышандырган.

"Белгечләр" килеп киткәч, берничә көннән соң фатирдагы өлкән яшьтәге ана өчен ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килЯгән. Анда көнкүреш газы белән агулануның симптомнары барлыкка килә.

Авария газ хезмәте хезмәткәрләре фатирдагы газоанализаторның төзек булмавын ачыклый. Бу агу бөтен йортта яшәүчеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә хәвеф янаган. Әлеге хәлне хокук сакчылары тикшерә.

Фото: ru.dreamstime.com

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Sak-buligiz-yalgan-gazchilar-623967/

Читайте нас: