Ышаныч
+3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
хокук һәм тәртип
31 декабрь 2020, 21:00

Зыян өчен түләү

Республика Югары судының гражданнар эшләре буенча аппеляцион коллегиясе район прокурорының Кашка урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы сәламәтлегенә китерелгән мораль һәм матди зыян өчен компенсация турында таләбен законлы дип тапты.

Исегезгә төшерәбез, узган елның ноябрендә 2 сыйныфта укучы кыз тәнәфес вакытында югарыда атап үтелгән мәктәп территориясендә йөргәндә хезмәткәрләрнең игътибарсызлыгы аркасында ачык калдырылган подвалга егылып төшә. Егылу нәтиҗәсендә кызчык тән җәрәхәтләре ала.
Бу очрак буенча район прокуроры балигъ булмаганның хокукларын яклауны сорап судка мөрәҗәгать итә. БР Караидел районара суд карары белән прокурор таләбе өлешләтә канәгатьләндерелә, мәктәптән 1004 сум күләмендә суд чыгымнары һәм 5000 сум мораль зыян түләттерелә. Ләкин прокурор районара суд карары белән килешмичә, шикаять бирә.
Аппеляцион карау нәтиҗәсендә, суд коллегиясе мәктәптән 1004 сум күләмендә суд чыгымнарын һәм 30000 сум мораль зыян өчен компенсация түләттерүне билгели.
Суд карарының үтәлешен район прокуратурасы күзәтүдә тота.
Район прокуратурасы.

Читайте нас