Ышаныч
+19 °С
Облачно
хокук һәм тәртип
31 Декабря 2020, 21:00

Законда үзгәрешләр: вакытлыча иректән чикләү

Бер тапкыр законны бозган кешеләр өчен ирекне чикләү урыннарында утырып чыгу, үкенечкә каршы, “сабак” булмавы беркемгә дә сер түгел.

Бер тапкыр законны бозган кешеләр өчен ирекне чикләү урыннарында утырып чыгу, үкенечкә каршы, “сабак” булмавы беркемгә дә сер түгел. Мондый кеше яңадан, кагыйдә буларак, беренчесенә охшаш җинаять кыла. “Зонага даими йөрүчеләр” дә очрый, алар өчен төрмә туган йорты кебек тоела.
Элегрәк хөкем ителгәннәр тарафыннан җинаять кылуларны кисәтүнең нәтиҗәле ысулларының берсе — эчке эшләр органнары тарафыннан административ күзәтчелек алып бару. Аның асылы күзәтүдәге кешенең хокукый статусын чикләүдән гыйбарәт, монда аңа өстәмә бурычлар йөкләтелә: өлешләтә хокуклары чикләнә, ягъни утырып кайтканнан соң тормышы һәм тәртибе җитди регламентлана. Мондый чикләүләр башка кешеләр хокукына да йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, күзәтү астындагы кешене төнге вакытта тикшергәндә аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары да, һичшиксез, уңайсызлыклар тоячак. Безнең төп бурыч — күзәтү астындагы кешеләр арасында җинаять кылуларны кисәтү, аларда закон саклау тәртибе булдыру. Законга төрмәдә утырып кайткан кешеләр өстеннән административ күзәтүгә кагылышлы кертелгән үзгәрешләр агымдагы елның 8 июненнән көченә керде.
Шулай, террористик һәм экстремистик юнәлештәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгән, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм азат ителүче кешеләргә мотлак административ күзәтү кертелә. Моңардан тыш, күзәтү астына хокук саклау органнары хезмәткәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, судья, тикшерүче гомеренә кул сузу белән бәйле җинаять кылган кешеләр, шулай ук административ күзәтү астында булган чагында җинаять эшләгән һәм ирегеннән мәхрүм ителгәннәр эләгә. Административ күзәтү балигъ булмаганнарга карата усал ният белән кылынган авыр җинаять өчен, әгәр бер ел эчендә ике тапкыр исерек хәлдә транспорт чарасына идарә итүдә тотылган өчен хөкем ителгәннәргә дә административ күзәтү билгеләнә. Моның белән беррәттән административ күзәтү вакытында билгеләнүче чикләүләр составы ачыкланган. Даими яшәү яки тору урыны булмаган, шулай ук балигъ булмаганнарның җенси иреген бозуга бәйле (көчләү) җинаять кылган өчен хөкем ителгән кешеләргә суд тарафыннан билгеләнгән территориядән читкә чыгу тыелачак. Административ күзәтү билгеләнгән, аны үтү урынына килмәгән яки үзаллы ташлап киткән кешеләрне эзләү белән полиция шөгыльләнәчәк. Шулай ук 14 яшьтән кече балигъ булмаганнарга карата җенси җинаять кылучыларга һәм педофилия белән авыручыларга административ күзәтүне туктату нигезләре ачыкланган.
Моңардан тыш, ирекне чикләү урыннарыннан азат ителгән һәм даими яшәү яки тору урыны булмаган кешеләргә карата административ күзәтү билгеләү тәртибе расланган.
Алиса Әхмәтова, Аскын районы буенча полиция бүлегенең административ күзәтчелек буенча өлкән
инспекторы.

Читайте нас